«Бу җәйдә Башкортстанда балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү өчен 1 663 оешма, шул исәптән 857 көндезге ял итү лагере; 97 шәһәр читендәге стационар лагерь; 19 палаткалы лагерь; 623 хезмәт һәм ял лагере; 67 профильле (тематик) лагерь эшләячәк», – дип яза премьер-министр социаль челтәрләрдәге рәсми битендә. Андрей Назаров әйтүенчә, алда торган сәламәтләндерү кампаниясенең темасы Ватан, гаилә, дуслык, хезмәт һәм шәфкатьлелек кебек төп кыйммәтләргә нигезләнгән тәрбия өлкәсе булачак. «#КаникулыДетиБашкортостана» проекты кысаларында техник, табигый-фәнни, физкультура-спорт, сәнгать, туризм-туган якны өйрәнү, социаль-гуманитар юнәлештәге профильле һәм тематик сменалар эшләячәк. Республикада яшәүче ата-аналар https://rest.edu-rb.ru порталы аша сертификат алу өчен реестрда торган һәм Башкортстан территориясендә урнашкан шәһәр читендәге лагерьларга гариза бирә ала. Бу җәйдә сертификат бәясе 15 361,5 сум тәшкил итәчәк, калган бәясен ата-ана түли.