Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Посёлокны бергәләп ямьләндерик

Поселокта төзекләндереләчәк җәмәгать территорияләрен һәм дизайн‑проектларны сайлап алу буенча тавыш бирү 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Посёлокны бергәләп ямьләндерик
Посёлокны бергәләп ямьләндерик

«Дәүләт хезмәтләре» порталына керү мөмкинлеге булган һәркем тавыш бирә ала. Бу хокуктан җәмәгать эшлеклесе, журналист, Җәмәгать палатасы аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев та файдаланды.

Шушы көннәрдә Шамил Римзил улы тәүге тапкыр Чишмә районында булып китте, поселокта аның игътибарын Җиңү паркы җәлеп итте. Ул җәмәгать территориясен төзекләндерүнең бүгенге көндә ничек дәвам итүен үз күзләре белән күрде. Паркны төзекләндерү буенча өч проектның бөтен ил буенча тавыш бирүдә катнашуын белгәч, аларның берсе өчен ул да үз тавышын бирде. 

– Поселокны яки шәһәрне үзгәртеп коруда шәхсән катнаша һәм нәтиҗәсен күрә алу күңелле. Күпләр еш кына халык фикерен, кешеләрнең нәрсә белән кызыксынуын сорап тормыйча коллектив көнкүрешне җайга салу белән шөгыльләнә. Элек тротуарга плитә җәйгәнгә яки эскәмия урнаштырганга да шатлана идек.

Хәзер тирә-юньне зарланырга сәбәп булмаслык итеп төзекләндерү мөһим, – дип ассызыклады җәмәгать эшлеклесе.

Тавыш бирүдә өч проект катнашуын исегезгә төшерәбез.

Беренчесе, район Мәдәният сарае каршындагы мәйданны төзекләндерү. Әлеге мәйдан һәм район Мәдәният сарае ел дәвамында күп төрле чаралар узган Җиңү паркы территориясендә урнашкан. Мәйданны төзекләндерү Җиңү паркы составына керүче объектларның бердәм заманча күренешен булдырачак. Проект буенча булган юл япмасын алыштыру каралган.

Икенче проект – Парк урамыннан Җиңү паркына кадәр тротуар төзелеше. Ул Җиңү паркына шәхси машина яки җәмәгать транспортын кулланмыйча җәяүләп бару өчен уңайлы шартлар булдыру максатында кирәк. Әлеге проект буенча да элекке юл япмасын алыштыру каралган.

Өченче проектта Җиңү паркына килүчеләр саны арту сәбәпле, машиналар парковкасын киңәйтү таләп ителә, проект буенча, машиналар юлдан кереп-чыгып йөри алсын өчен, булган ике парковканы берләштерергә тәкъдим ителә.

Искәртеп узабыз, поселокта төзекләндереләчәк җәмәгать территорияләрен һәм дизайн‑проектларны сайлап алу буенча тавыш бирү 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Посёлокны бергәләп ямьләндерик
Посёлокны бергәләп ямьләндерик
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: