Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Бәрәкәтле һәм имин ел килсен

20 майда Үрге Тирмә авылында мең ыруының борынгыдан килгән «Кәккүк чәе» йоласы үткәрелде.

Бәрәкәтле һәм имин ел килсен
Бәрәкәтле һәм имин ел килсен

Аны авылның мәдәният һәм китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Үргетирмәлеләр һәм бәйрәмгә килгән кунаклар Туктамыш чишмәсе янында җыелдылар.

Башкорт халкының «Кәккүк чәе» бәйрәме язны һәм җәйне каршы алуны аңлата.

Мәдәният йорты мөдире Флорида Байкова һәм китапханәче Рәзилә Халитова хәбәр итүенчә, чара мең ыруы вәкилләренең тарихи ватанында үткәрелгән.

– Үрге Тирмә авылында яшәүче Зөфәр Рәҗәпов, Әнвәр Галикәев, Фәния Галикәева, Халидә Каспранова суын тәмләп карау өчен Туктамыш чишмәсенә төштеләр. Чишмәне төзекләндерүдә булышлык күрсәткәне өчен район башлыгы Ришат Әнис улына рәхмәт белдерделәр. Өлкән буын вәкилләре алар яшь чакта да шундый чаралар үткәрелүе турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Әнвәр абый Галикәев кызыклы итеп Туктамыш чишмәсе турында риваять сөйләде, биредә җыелганнарның барысы да тын калып аны тыңладылар. Халидә Каспранова Үрге Тирмә Мәдәният йорты мөдире Флорида Байкованың авыл, Турахан кәшәнәсе һәм Туктамыш чишмәсе, туган якка мәхәббәт һәм горурлык хисе белән сугарылган шигырен укып ишеттерде. Фәния Галикәева башкаруында кәккүк турында җыр яңгырады. Ә балалар кызыклы уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына, табышмакларга җавап таптылар, алар арасында кәккүк турында да четерекле сораулар бар иде. Ә шул арада Сәвия апа Галикәеваның балтырган салып пешергән умачлы ашы да әзер булды, аны катык катып ашадылар. Аштан бәйрәмгә килгән кунаклар – район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров белән аның урынбасары Илдар Әсәдуллин һәм Ярми авыл Советы биләмәсе башлыгы Хәнур Исмәгыйлев та авыз иттеләр. Чара авыл халкы һәм кунаклар алып килгән пироглар һәм күчтәнәчләр белән чәй эчү белән тәмамланды, – дип тәэссоратлары белән уртаклаштылар «Кәккүк чәе» бәйрәмен оештыручылар.

 

Регина Габбасова диплом алып кайтты

Елена Дибаева

Якташыбыз Регина Габбасова Нуриман районының Павловка паркы территориясендә үткән «Кәккүк чәе-2023» V республика этно-фестивалендә катнашып, «Иң яхшы кәккүк костюмы» номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат булды.

– Бу фестивальдә катнашу минем өчен зур шатлык. Үземнең туган районымда горурлык белән чыгыш ясадым. Кәккүк киемен үзем тектем, киләсе елда да бу чарада катнашачакмын, – дип сөйләде Регина.

Кул эшләре остасы Р. Габбасова турында мәкаләбез чыккан иде инде. Ул район Мәдәният сараенда эшли, балалар өчен түгәрәк алып бара. Үзенең кул эшләрен «Тамга» халыкара башкорт милли киемнәре осталары бәйгесендә дә тәкъдим иткәне бар.

Караякуп Мәдәният йортының «Гөлнәзирә» башкорт халык фольклор ансамбле һәм Түбән Хаҗәт авылыннан «Фатыйма» башкорт фольклор төркеме фестивальдә дипломантлар булдылар.

«Кәккүк чәе» – матур тавышлы кошка багышланган һәм киң танылу алган йола. Әлеге бәйрәм Урал буенда, республиканың төньяк-көнчыгышында, көньяк-көнчыгыш һәм үзәк районнарында таралган.

Яз җитүгә яшел үлән каплаган, кәккүк тавышы яңгыраган болыннарга хатын-кызлар, яшьләр һәм балалар җыелган. Ир-атлар бәйрәмдә катнашмаган.

Табигать кочагында төрле күңелле уеннар үткәрелгән, җырлар, биюләр башкарылган, күрәзәчелек ителгән. Кәккүк сайрый башлаган чорда болыннарда ашарга яраклы үсемлекләр табарга мөмкин булган, аларны җырлый-җырлый җыйганнар. Хатын-кызлар табигатькә һәм кошларга мөрәҗәгать итеп, тыныч тормыш, игеннәрнең ишелеп уңуын, бәрәкәтлек һәм елның имин килүен сораганнар.

Бәрәкәтле һәм имин ел килсен
Бәрәкәтле һәм имин ел килсен
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: