Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Цехта ашламалар да әзерләнә

«Нерал-Чишмә» җәмгыятенең Алкинда ашлык чистарту комплексы ачуына быел өч ел булган инде.

Цехта ашламалар да әзерләнә
Цехта ашламалар да әзерләнә

Ачыклап китик, КАС (карбамид-аммиак катнашмасы) – югары нәтиҗәле сыек азотлы ашлама, ул иген культуралары үстерүче алдынгы илләрдә ихтыяҗ белән файдалана.

«Нерал-Чишмә» җәмгыятенең Алкинда ашлык чистарту комплексы ачуына быел өч ел булган инде.

Анда без эш барышын үз күзләребез белән күрдек:

– Өч төр азот автомат режимда кушыла, җайланманы эшлә-теп җибәргәннән соң савытка +55 градуска кадәр җылынган су килә, ә реакторга эләккәч, ул -7° кадәр суытыла, аннары аны яңадан +7° кадәр җылыталар һәм шуннан соң гына суыртып алалар. Әлеге вакытта аны сабан бодае белән арпага кушабыз, – дип сөйләде безгә баш агроном Владимир Лысенко.

Карбамид-аммиак катнашмасы үсемлекләрнең нормаль үсеше өчен кирәк һәм ул авыл хуҗалыгы техникасы ярдәмендә турыдан-туры тамырга җибәрелә.

Биредә шулай ук бөртекле культураларны химик эшкәртү өчен эремәләр дә әзерләргә була, ул берьюлы авырулар, корткычлар һәм чүп үләннәре белән көрәшергә мөмкинлек бирә, чөнки аның составында инсектицидлар, гербицидлар, фунгицидлар, минераль ашламалар һәм макроашламалар бар.

Владимир Петрович сүзләренә караганда, бар эш автомат ярдәмендә башкарылгач, про-порцияләрне исәпләгәндә хата китми. Чөнки зур күләмдә катнашма әзерләгәндә аны кирәкле нисбәттә салу һәм кирәкле температурада кул белән болгату мөмкин түгел. Аннары, штатта әллә никадәр эшчеләр булуы да мөһим түгел, бер-ике оператор да җитә.

Цехта ашламалар да әзерләнә
Цехта ашламалар да әзерләнә
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: