Чишмэ
+16 °С
Облачно

Аллеяга сиреньнәр утыртылды

Алкин-2 авылында урнашкан хәрби часть территориясендә «Җиңү сирене» аллеясы утыртылды.

Аллеяга сиреньнәр утыртылдыАллеяга сиреньнәр утыртылды
Аллеяга сиреньнәр утыртылды

Республиканың Ватан яугирләре гаиләләре комитеты 12нче гвардия инженерлар бригадасы командованиесе белән берлектә хәрби часть янында истәлекле аллея утырту турында карар кабул иткән.

Республика Башлыгының хәрбиләр белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов Бөек Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан бөтен ил буенча «Хәтер бакчасы» акциясе узуын билгеләп үтте. Яугирләр гаиләләре комитетының «Җиңү сирене» проекты Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм беренче чиратта, махсус хәрби операция үткән җирдә һәлак булган егетләр турындагы хәтерне саклау максатында үткәрелә. Алик Финзир улы хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына сабырлык һәм ихтыяр көче теләде.

1945 елның маенда сирень чәчәге Җиңү символы булган. «Җиңү сирене» акциясен оештыручы һәм комитет җитәкчесе Эльвира Мацкевич билгеләп үтүенчә, азат ителгән шәһәрләрдә совет сугышчыларын хуш исле сирень гөлләмәләре белән каршы алганнар, ә әлеге заманда Җиңү көнендә сирень утырту күркәм гореф-гадәткә әйләнде.

Хәзер хәрби часть янын егерме төп ак сирень бизәп утыра.

Чарада Чишмә районы делегациясе дә катнашты. Хакимият башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин билгеләп үтүенчә, акция барышында районда агачлар утырту дәвам итә. Ә «Җиңү сирене» хәтер аллеясы яз-гы якты бәйрәмнең, Бөек Ватан сугышында илебезне саклаучыларны һәм бүгенге көндә аның мәнфәгатьләрен яклаучыларны искә алуның тагын бер символы булачак.

Вәсим Камаловның тол хатыны Гүзәл дә зур улы Азат белән килгән иде. Алар Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган яугир хөрмәтенә агач утырттылар.

«Җиңү сирене» хәтер аллеясы яңарыш символы булачак, чөнки авырлык-лардан соң һәрвакыт яңа тормыш башлана.

Аллеяга сиреньнәр утыртылды
Аллеяга сиреньнәр утыртылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас