Чишмэ
+16 °С
Облачно

Изге кәшәнә янына агачлар утыртылды

Башкортстан Башлыгы эш сәфәре белән Чишмә районында булды.

Изге кәшәнә янына агачлар утыртылдыИзге кәшәнә янына агачлар утыртылды
Изге кәшәнә янына агачлар утыртылды

Радий Хәбиров район өчен генә түгел, гомумән, республика өчен мөһим булган берничә чарада катнашты.

Үткән шимбәдә халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе барышында Турахан кәшәнәсе янында агачлар утыртылды.

 – Без кискәнгә караганда күбрәк агачлар утыртырга килештек, һәм урман мәйданнарын ел саен арттырабыз. Чишмә районындагы мәйданчык  – иң зурысы. Берничә елдан соң бу урында бик матур парк булыр, ул безнең зур проектның – Евразиянең күчмә цивилизацияләр музееның бер өлеше булачак. Быел аны төзүгә керешәбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Исегезгә төшерәбез, чарага сугыш хәрәкәтләрендә, махсус хәрби операциядә катнашучылар, волонтерлар, депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика шәһәрләре һәм районнары халкы чакырылды. Республика җитәкчесе акция барганда хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләре белән дә аралашырга вакыт тапты. Алар арасында Вәсим Камаловның тол хатыны Гүзәл, Данис Вәлиевнең әнисе Кәримә Тәлгать кызы белән әтисе Әфкат Рифкат улы да бар иде. Гүзәл Камалова сөйләвенчә, Радий Фәрит улы алар белән әңгәмәләшкәндә төбәктә ярдәм чаралары гамәлдә булуын, һәлак булганнарның гаиләләренең теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алуын, балаларны укырга керткәндә, арытаба һөнәр сайлаганда да, һичшиксез, ярдәм итәчәкләрен ассызыклаган. Ул Данис Вәлиевнең әти-әнисенә Ватанны саклаучы лаеклы ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында, Кәримә Әхмәтшина аларны онытмауларына – чараларга чакыруларына, район хакимияте һәм авыл Советы хезмәткәрләренең һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуына рәхмәт белдерде. Якыннары истәлегенә алар каен агачлары утырттылар.

Чарада хәрби операциядә яраланган, әлеге вакытта Уфада дәваланучы «Прометей» кушаматлы яугир дә катнашты. Туган ягында үткән бу чарага ул килми кала алмаган. Якташыбыз район гәзитенә кечкенә интервью бирергә ризалашты.

Ул узган елның мартында Николаевск янында авыр яраланган. Снаряд ярчыклары аның күзләренә эләккән, үпкәсен һәм җилкәсен тишеп кергән. Ул хезмәттәше ярдәмендә генә исән калган, дусты аны үз гомерен куркыныч астына куеп ут астыннан алып чыккан. Башта ул Мәскәүдә дәваланган, хәзер безнең республикада тернәкләнү курслары уза.

– Туган районыма акциядә катнашу һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарын хөрмәт белән искә алу өчен килдем. Минем өчен бу бик мөһим. Якташларымның һәлак булган сугышчыларга ихтирам белән каравын беләм. Яугирләргә көч, сабырлык, зур уңышлар һәм җиңү белән кайтуларын телим, – дип ассызыклады ул.

Слак авылыннан Регина Нуризданова уллары һәм кайнасы-кайнатасы белән килгән. Гаилә әгъзалары бергә киңәшләшеп акциядә катнашырга булганнар.

– Без Турахан кәшәнәсе яныннан еш үтәбез. Соңгы елда территориянең ямьләнүен күрү җанга рәхәт. Гаиләбез белән утырткан агач та тарихның бер өлеше булуын телибез. Үсентеләрне даими рәвештә килеп, карап торырбыз, – дип ышандырды Регина.

Динә һәм Азат Әхмәтовлар Уфада яшиләр. Бу алар гаилә белән катнашкан беренче чара гына түгел. Бу юлысы кечкенә кызларын да үзләре белән алалар.

– Турахан кәшәнәсе янына кызыбыз туганчы ук килгәнебез бар иде. Акция турында белү белән сайтта теркәлдек. Амалия дә ярдәм итте – агачны тотып торды, су сипте. Югалтмас өчен агачның геолокациясен сакладык. Хәзер аны карап үстерү – безнең гаиләнең бурычы. Мөмкинлек булганда киләчәкбез, – диләр Әхмәтовлар. 

Сүз уңаеннан, кәшәнә янына барганда үзең белән чүп җыю өчен капчык алу чишмәлеләр өчен күркәм традициягә әверелде.

– Бу безнең туган җир, безнең тарих. Киләсе буыннарга аны нинди хәлдә калдыруыбыз һәр-беребезгә бәйле. Акциядә катнашучылар үзләре утырткан агачларны килеп карарга вәгъдә бирделәр, күпләр өчен бу буш сүзләр түгел, – ди активистлар.

Чишмә районында «Хәтер бакчасы» координаторы Эрнес Кәримов билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, Турахан кәшәнәсе янында һәм Түбән Тирмә юлында 2200 үсенте утыртылган. Бөре, Караидел, Чишмә һәм Аскын районнары урманчылыклары тарафыннан 1100 данә агач үсентесе әзерләнгән. Хәлил Бикмәев җитәкчелегендә юл ремонтлау-төзү идарәлеге биргән карагай үсентеләре дә утыртылган.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үткәнчә, территорияне әзерләгәндә һәм акциядә барлык учреждениеләр, оешмалар һәм район халкы катнашкан. Ришат Әнис улы барысына да уртак тырышлык салганнары һәм кече Ватаныбыз файдасына изге эшләр башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Хәзер чишмәлеләр өчен төп бурыч – үсентеләрне саклау. Ул аларны даими рәвештә карап, су сибүне оештырырга кушты. Барлык үсентеләр дә тамыр алырга тиеш, дип ассызыклады муниципалитет башлыгы.

«Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучылар игътибарына булачак музей территориясендәге Туктамыш чишмәсе дә күрсәтелде. Ришат Мансуровның шәхси инициативасы буенча «Атайсал – кече Ватанга ярдәм» программасы барышында чишмә территориясе кыска вакыт эчендә төзекләндерелде. Кунаклар суның сыйфатын югары бәяләделәр.

 

Җиңү паркы – Чишмәдәге ямьле урыннарның берсе

Радий Хәбировның эш сәфәренең чираттагы ноктасы Чишмә поселогындагы Җиңү паркы булды. Анда «МИ-24» хәрби вертолетына һәйкәл ачылу тантанасы узды. Чишмә районы хакимияте сугыш хәрәкәтләре ветераннары инициативасы буенча «Ростех» дәүләт корпорациясенә патриотик максатларда монумент төзү өчен вертолет тапшыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Хәрби машина 2022 елда республика ярдәмендә Новосибирскидан Чишмәгә алып килеп реставрацияләнде. Хәзер вертолет Җиңү паркында урнаштырылган.

Башкортстан Башлыгы район халкын мөһим вакыйга уңаеннан котлап мөрәҗәгать итте.

– Бүген чишмәлеләр өчен күптән көтелгән вакыйга булды – хәрби вертолетка һәйкәл ачылды. Бу эш якташыбыз Риф Сәхабетдинов тырышлыгы белән тормышка ашырылды. Ул – чын хәрби, Рәсәй Герое, оста вертолетчы. Бу безнең өчен зур хөрмәт. Риф Рәис улы, сезгә әлеге инициативагыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Туган якны онытмавыгыз өчен рәхмәт, – диде Радий Хәбиров.

Рәсәй Герое, сугыш хәрәкәтләре ветераны Риф Сәхабетдинов, үз чиратында, республика җитәкчелегенә аның тәкъдимен хуплаганы өчен рәхмәт белдерде һәм бу яшьләребезне патриотик тәрбияләүгә өлеш кертү, дип билгеләп үтте.

Җиңү паркында төбәк җитәкчесе җәмәгать территориясен төзекләндерү белән дә танышты. Узган елның язында «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы барышында паркны яңарту проектын хуплаган чишмәлеләр арасында тавыш бирү үткәрелде. Ул 2023-2024 елларда үзгәртеп корылачак.

Сүз уңаеннан, Чишмә районы быел да әлеге программада катнаша. Җиңү паркын киләсе этапта төзекләндерү бары тик безнең активлыгыбыздан тора.

Җиңү паркы янында ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы – ФОКОТ урнашкан. Радий Хәбиров спорт мәйданчыгын карады, яшь спортчылар белән аралашты, укучыларның ГТО нормативларын үтәвен күзәтте һәм районның балалар футбол командалары арасындагы матчны башлап җибәрде.

Башкортстан Башлыгы муниципалитет территориясендә халыкны җәлеп итүче урыннар күбәюен билгеләп үтте.

– Чишмә районы һәрвакыт икътисади яктан үсеш алган төбәк булды. Монда ныклы хуҗалыклар һәм шикәр заводы бар, әлеге вакытта ул яңартып кору стадиясендә, – диде Радий Хәбиров. – Без районда актив үсештә булган «Патриот» паркын да урнаштырдык. Анда күпчелек Чишмә халкы эшли. Бу «Патриот» паркы тирәсендәге территориянең үсешенә дә этәргеч бирә. Тиздән муниципалитетта Евразиянең күчмә цивилизацияләр музее төзеләчәк. Бу бик зур объект булачак. Тулаем алганда, район җитәкчелеге белән район халкы ял итә алырлык яңа урыннар булдыру, үзәк мәйданнарны тәртипкә китерү турында даими рәвештә фикер алышабыз, – дип билгеләп үтте төбәк башлыгы.

Евразиянең күчмә цивилизацияләр музеен эшләү планнары турында тулырак итеп район гәзитенең киләсе санында язарбыз.

Изге кәшәнә янына агачлар утыртылды
Изге кәшәнә янына агачлар утыртылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас