Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Дәваханәнең техник базасы тулыланды

Район дәваханәсендә медицина җиһазларын камилләштерү уңаеннан нурланыш диагностикасы бүлеге белгечләре белән яңа аппаратлар турында сөйләштек.

Дәваханәнең техник базасы тулыланды
Дәваханәнең техник базасы тулыланды

Исегезгә төшерәбез, үзәк район дәваханәсендә флюорографиягә төшерү өчен яңа цифрлы аппарат – «Ренекс-Ф5000» файдалануга тапшырылды. Ул «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектына ярашлы, «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын камилләштерү» федераль проектын тормышка ашыру барышында алынган. Аның бәясе 9 млн 300 мең сум.

Аппарат ярдәмендә пациентны баскан килеш алдан һәм кырыйдан, шулай ук каталкада яткырып күкрәк читлеге органнарын флюорографиягә төшерергә мөмкин. Без барган көнне бу эш өчен администратор Надия Бочарова һәм рентген-лаборант Эльвина Вәлетдинова җаваплы иде.

Ә күрше кабинетта элеккечә «Canon Aquilion Lightning» аппараты эшли, ул бөтен гәүдәне үтәдән-үтә төшерү өчен тә-гаенләнгән инновацион компьютер томографы. Тыштан караганда ул әйләнеп торучы зур боҗрага охшаган һәм хәзер пациентка томографиягә төшү өчен тар урынга кереп ятарга кирәкми, монысы күпкә уңайлырак. Ә каталка аппарат үзәге аша хәрәкәт итә һәм кирәк булганда аны гәүдәнең тикшерелергә тиешле өлешендә туктатып була.

– Әлеге кабинетта эшли башлагач, балачак хыялым тормышка ашты. Бәләкәй чакта фотога төшерергә ярата идем. Һәм җиде ел элек кешеләргә файда китереп яраткан эшем белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды, компьютер томографиясе кабинетында эшли башладым, – дип сөйләде нурланыш диагностикасы бүлегенең 1нче категорияле рентген-лаборанты Рәсимә Мөхәрәмова.

Рәсимә Миңнәхмәт кызының гомуми медицина стажы 44 ел тәшкил итә. Аның сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе белән көрәшкән чорда КТ аппараты ярдәмендә тикшеренү өчен көненә 50ләп кеше килгән, аларның яртысыннан күбрәгендә ковид-19 диагнозы расланган.

– «Кызыл зона»да да эшләдем, үзем дә әллә ничә тапкыр авырдым, шуңа күрә хәлеңне вакытында чамалап дәвалана башлауның никадәр мөһим икәнлеген беләм, – ди Рәсимә Миң-нәхмәт кызы. – Заманча аппарат ярдәмендә вакытында дөрес диагноз кую зур әһәмияткә ия, төрле медицина тикшеренүләре бер-берсен алыштырмый, ә тулыландыра гына.

Дәваханәнең техник базасы тулыланды
Дәваханәнең техник базасы тулыланды
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: