

29 апрельдә биредә агачлар утырту планлаштырыла, чарада катнашучылар бер меңнән артык каен утыртачак.
«Хәтер бакчасы» акциясе Рәсәйнең һәм дөньяның йөзләрчә мең кешесен берләштерә, аның максаты – Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту. 2023 елда хәтер бакчалары илнең барлык субъектларында, шул исәптән яңа территорияләрдә һәм дөньяның 30дан артык илендә барлыкка киләчәк.
Акция барган өч ел эчендә республикада 3,3 миллионнан артык агач утыртылды, анда ярты миллионнан артык кеше катнашты.
Быел ул илебезнең тыныч киләчәге өчен кулларына корал тотып сакта торган геройларыбыз хөрмәтенә үткәрелә.
Әлеге күләмле чара шулай ук экологик мәсьәләләрне хәл итүгә – шәһәрләрне яшелләндерүгә, урманнарны торгызуга юнәлдерелгән. Акциягә тарихны онытмаган, сугышта катнашкан туган-тумачасы булган һәркем кушыла ала.
Моның өчен акциянең рәсми сайтына керергә һәм интерактив картадан үзегезгә якын урында кайсы көнне һәм сәгать ничәдә агачлар утыртылачагы турында белергә мөмкин. Сезне утырту өчен агач үсентеләре һәм көрәкләр белән тәэмин итәчәкләр.
Искәртеп узабыз, торак пунктларны яшелләндерү һәм Башкортстан Республикасында дәүләт урман фонды җирләрендә агачлар утырту буенча урманнарны торгызу эшләре 22 апрельдән 22 майга кадәр 14,8 мең гектардан да ким булмаган мәйданда узачак. «Хәтер бакчасы» акциясе «Экология» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау» төбәк проекты буенча гамәлгә ашырыла.