Чишмэ
+15 °С
Облачно
Файдалы эшләр елы
20 Апреля 2023, 08:02

Һәр проблема игътибар белән тыңланды һәм язып алынды

Күптән түгел Шикәр заводы бистәсендә район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров рәислегендә гражданнар җыены узды.

Һәр проблема игътибар белән тыңланды һәм язып алындыҺәр проблема игътибар белән тыңланды һәм язып алынды
Һәр проблема игътибар белән тыңланды һәм язып алынды

Җыенда Чишмә шикәр заводы, «Чишмә су каналы», «Торак сервис» җәмгыятьләре, поссовет һәм башка оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, гражданнар җыенының максаты – ачык диалог, халык белән фикер алышу һәм проблемаларны хәл итү мөмкинлеге.

– Һәр очрашуда юллар торышы һәм поселокны төзекләндерү турындагы мәсьәләләр күтәрелә. Барлык планнарны финанслар ярдәмендә генә тормышка ашырырга мөмкин булуын һәркем аңлыйдыр, дип уйлыйм. Кызганычка каршы, район бюджеты чикләнгән. Никадәр теләсәк тә, инфраструктураның барлык юнәлешләрен берьюлы төзекләндерү мөмкин түгел. Шул ук вакытта район командасы барлык программаларда, конкурсларда һәм проектларда катнашып, тормыш шартларын яхшырту өчен һәр мөмкинлектән файдалана. Шуның ярәмендә без әкренләп йорт алларын һәм паркларны төзекләндерәбез, подъездларны, тротуарларны һәм юлларны ремонтлыйбыз. Һәр юнәлешне колачларга тырышабыз, – диде Ришат Әнис улы.

Шикәр заводы бистәсендә яшәүчеләр халыкка медпункт кирәклеге турында хәбәр иттеләр. Балалар бакчасы мөдире Рима Собханкулова тукталыштан учреждениегә кадәр тротуар кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде. Шулай ук корыган агачларны кисү, йортларга таба юл салу һәм халыкны борчыган башка мәсьәләләр яңгырады.

Район хакимияте башлыгы һәр проблеманы игътибар белән тыңлады һәм язып алды.

– Гражданнар җыены алдыннан Ришат Әнис улы Коммунистлар урамындагы 2нче йортта яшәүчеләр белән түбәләрне капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча җыелыш үткәрде. Очрашудан уңай тәэссоратлар калды, мәсьәләне контрольдә тотарга вәгъдә итте, – диде йорт буенча җаваплы Гөлнара Михайлова.

Р. Мансуров шулай ук өмәләр үткәрү һәм йорт яны территорияләрен чистарту мөһимлеген ассызыклады. Чөнки кышкы чорда җыелган барлык чүп-чарны коммуналь хезмәтләр көче белән генә җыеп алу мөмкин түгел.

Һәр проблема игътибар белән тыңланды һәм язып алынды
Һәр проблема игътибар белән тыңланды һәм язып алынды
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас