Чишмэ
+14 °С
Облачно
Файдалы эшләр елы
20 Апреля 2023, 08:19

Хәрбиләр өчен талисман

Айгөл Михайленко, 5нче мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Күптән түгел бишенче мәктәп укучылары  хәрби операциядә катнашучы яугир белән очраштылар.

Хәрбиләр өчен талисманХәрбиләр өчен талисман
Хәрбиләр өчен талисман

Чараны 2 «Б» сыйныф җитәкчесе Людмила Переверзина белән бу юллар авторы булган директор киңәшчесе оештырды.

Кыска вакытлы ялга кайткан яугир балалары белем алган мәктәпкә килеп, укучылар белән очрашырга вакыт тапты, Рәсәй хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Балалар аны бик кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Сөйләшү барышында солдатларыга тылдан ярдәм җибәрү темасы да күтәрелде. Җылы сүзләр язылган хатлар, туган яктан килгән посылкалар хәрбиләрнең рухын күтәрә. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш.

Рәсәй Федерациясе хәрбиләренә ярдәм итү буенча «Игелек талисманы» Бөтенрәсәй акциясе дәвам итә. Ул Рәсәй Мәгариф министрлыгы, Балачак навигаторлары, Рәсәйнең «Беренчеләр хәрәкәте» булышлыгында үтә. Поселокның бишенче мәктәбенең  8 «Б» сыйныф укучылары директорның тәрбия буенча киңәшчесе Айгөл Михайленко җитәкчелегендә хәрби операциядә катнашучы яугирләр өчен алдан ук талисманнар ясап куйганнар. Балаларның туган яктан еракта булган, көне-төне авыр хезмәт башкарган һәм  махсус операциядә катнашкан хәрбиләргә ярдәм кулы сузуның никадәр мөһим булуын аңлавы әһәмияле.

Игелек талисманнары – солдатларга кыюлык, тәвәккәллек, уңышлар, ә иң мөһиме – ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс батырлык һәм көч теләп тапшырылган мәхәббәт һәм җылылык кисәкчеге ул.

Мәкаләбез герое отпусктан соң хезмәт иткән урынына барып җитеп, талисманнарны солдатларга тапшырган. Махсус операциядә катнашучылар рәхмәт йөзеннән укучыларга видеоязма җибәрделәр,аны безнең «ВКонтакте»дагы сәхифәдә карарга мөмкин: https://vk.com/rodnikplus.

Хәрбиләр өчен талисман
Хәрбиләр өчен талисман
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас