Чишмэ
+14 °С
Облачно
Файдалы эшләр елы
14 Апреля 2023, 08:28

Көрәш дәвам итә

2023 елда Чишмә районында рөхсәтсез барлыкка килгән 20 чүплек бетерелергә тиеш.

Көрәш дәвам итәКөрәш дәвам итә
Көрәш дәвам итә

Бу катлаулы эш урындагы үзидарә органнарына, ягъни авыл биләмәләре хакимиятләренә йөкләнгән.

– Чүплекләрне бетерү буенча эш 2020 елда башланды. Һәр торак пунктта халык җыеннары үткәрәбез, бу эшнең кирәклеген аңлатабыз, – диде Ярми авыл Советы башлыгы Хәнур Исмәгыйлев.

Һичшиксез, законсыз рәвештә теләсә кайда ташланган көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары барлык табигатькә: туфракка, җир астындагы һәм җир өстендәге су чыганакларына, һавага, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына тискәре йогынты ясый. Кызганычка каршы, чүплекләр саны арта бара. Экологик афәтне булдырмас өчен, барлык чүп-чарны тиешле урынга гына түгү һәм эшкәртә бару мөһим. Ябылган чүп полигоннарын һәм чүплек булган урыннарны тазарту, элекке хәленә китерү – тирә-як мохитне чистартуга юнәлдерелгән эшләр комплексы.

– Безнең авыл биләмәсе территориясендә – Үрге Тирмә, Калмаш, Ярми һәм Түбән Тирмә авылларында дүрт чүплек бар иде. Бүгенге көндә өчесе юк ителде. Бик җиңел булды, дип әйтмим. Түбән Тирмә авылы янындагысы, торак пункттан бер километр ераклыкта урнашкан чүплек сентябрьгә кадәр эшли. Бу элекке үләт базы. Халыкка без бакчадан калган барлык чүп-чарны – үлән сабакларын, чүп үләннәрен, салам калдыкларын үз участогында җыеп, чокыр казып күмә барырга тәкъдим итәбез. Бер-ике елдан соң ул яшелчә-җимешләр өчен менә дигән яхшы ашлама булачак, – дип үз фикерен белдерде Хәнур Шаһинур улы.

Башкортстанда 2019 елдан башлап рөхсәтсез түгелгән чүплекләрне планлы рәвештә бетерү бара. 2 675 чүп полигоны юк ителгән инде, шуларның 824ен 2022 елда бетерү планлаштырыла. Тагын 852 чүплекне тулысынча бетерү мөһим. Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, бу эш 2024 елда тәмамланырга тиеш.

Көрәш дәвам итә
Көрәш дәвам итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас