Чишмэ
+17 °С
Облачно
Файдалы эшләр елы
7 Апреля 2023, 07:27

Авыл халкы өчен медицина ярдәме

Чишмә районында күчмә фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Өч көн эчендә анда күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләрнең килүе күзәтелде.

Авыл халкы өчен медицина ярдәмеАвыл халкы өчен медицина ярдәме
Авыл халкы өчен медицина ярдәме

Фельдшер-акушерлык пунктында кабул итүче Лидия Кандарованың пациентлар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Электән ул Санжаровка авылында фельдшер булып эшләгән. Ә медпункт бинасы авария хәлендә дип танылгач, Чишмә поликлиникасына ашыгыч ярдәм бүлегенә күчкән.

Медицина җиһазлары булган автомобиль һәр авылда иртәнге 9дан 4кә кадәр эшли һәм, фельдшер сүзләренә караганда, көненә якынча 20 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Лидия Викторовна пациентларның кан басымын, пульсны, кандагы кислород күләмен үлчи. Анализлар алу мөмкинлеге дә бар, әгәр кеше кискен авырту белән килсә, фельд-шер кирәкле укол ясый һәм дәвалау билгели. Машинада хәтта гинекологик кресло да урнаштырылган.

– ФАП бик уңайлы, җылы, бөтен кирәкле җиһазлар бар. Миңа монда эшләү ошый. Пациентларның сәламәтлеген тикшерәбез, диспансерлаштыру һәм вакцинация үткәрәбез, кирәк булганда ЭКГ ясыйбыз, анализлар өчен биоматериал алабыз, ашыгыч ярдәм күрсәтәбез, – ди фельдшер.

Без барган вакытта Илкәш авылындагы күчмә пунктта өч кеше бар иде. Әнүзә Гыймранова белән Гөлсинә Тазыкинаны 60 елдан артык дуслык бәйли. Бу көнне дә алар дәвалану һәм анализлар тапшыру өчен бергә килгәннәр.

– Яшьлекне кире кайтармаслар, әлбәттә, ләкин медицина ярдәме күрсәтерләр. Поликлиникага барырга ерак һәм кыйммәт, ә монда без үз аягыбыз белән килдек, – ди Г. Тазыкина.

Әнүзә Гыймранованың аркасы белән проблема бар, фельдшер аңа авыртуны басу өчен укол ясады. Аннары икесен дә алар өчен уңайлы көнгә поликлиникага язды. Шул ук вакытта анализ нәтиҗәләре югалмаячак, барысы да электрон рәвештә саклана, дип тынычландырды.

Машинада шул авылда яшәүче Мөнирә Низаметдинова белән дә сөйләшеп тордык.

– Бик уңайлы эшләгәннәр, мин бик шат. ФАП машинасында кабинеттагы кебек, кысан түгел. Кан басымын үлчәделәр, анализлар тапшырдым һәм шунда ук табибка кабул итүгә яздылар. Кызым кайткач барып килербез. Берүзем йөри алмыйм, хәзер өлкән яшьтәмен инде, – ди ул.

Район буенча күчмә фельдшер-акушерлык пункты графигын сез һәрвакыт безнең «ВКонтакте» сәхифәсендә – https://vk.com/chishme_gazite яки Чишмә үзәк район дәваханәсенең рәсми битендә https://vk.com/chishmycrb – таба аласыз. Мәгълүматны шулай ук авыл биләмәләре хакимиятләре һәм безнең гәзит аша белергә мөмкин.

 

 

ФАП машинасының авылларга чыгу графигы:

7 апрельдә Санжаровкада

10 апрельдә Боголюбовкада

11 апрельдә Чишмә авылында

12 апрельдә Карамалында

13 апрельдә Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсендә

14 апрельдә Заводяновка авылында сәгать 9дан 4кә кадәр кабул итәчәк.

Графикта үзгәрешләр булырга мөмкин.

Авыл халкы өчен медицина ярдәме
Авыл халкы өчен медицина ярдәме
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас