Чишмэ
+28 °С
Болытлы
Файдалы эшләр елы
31 март 2023, 06:00

Чокырларга салкын асфальт салына

Сер түгел, юллар торышы һәркемне диярлек борчый, һәркем чокыр-чакырсыз, тигез юлдан йөрергә тели. Поселокта юллар 7 мартта ремонтлана башлады. Эшләрне «Ямь» җәмгыяте башкара.

Чокырларга салкын асфальт салынаЧокырларга салкын асфальт салына
Чокырларга салкын асфальт салына

– Эшләрне гадәттәгедән бер айга иртәрәк башладык, көннәр җылыта – юллар кибеп бара инде. Уенты 5 сантиметр чамасы булса, юл тузганга исәпләнми, ә артып китсә, чокырның пычрагын тазартабыз, тузанын суыртабыз, җылытабыз һәм салкын асфальт-бетон салабыз. Бу ашыгыч ярдәм дип атала, ә юлларны цифрлаштыру апрель башында, кайнар асфальт җәяр алдыннан башлана, – дип аңлатты «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Павел Габитов.

Инженер әйтүенчә, махсус технология асфальтны хәтта һава температурасы салкын, дымлылык югары һәм явым-төшем булганда да кулланырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә Киров, Беренче май, Революция, Парк, Елга аръягы, Үзәк һәм Социалистик урамнар тәртипкә китерелгән. Новый урамы күп сораулар тудыра, әмма анда әлегә ремонт башлау мөмкин түгел – юлларда су ята. Гомумән алганда, поселокның барлык урамнарындагы чокыр-чакырларны ремонтлау планлаштырыла.

Халыкның социаль челтәрләрдә язган шикаятьләре, поселок советына, Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә, район хакимиятенә мөрәҗәгатьләре «Ямь» җәмгыятенә тапшырыла, бригада шул урынга барып, юл торышын тикшерә һәм кирәк булган җирдә чокырны «ямый».

Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге дә 20 марттан чокырлар ремонтлауга кереште. Ул район үзәгеннән читтәге автомобиль юллары өчен җаваплы. Юлларга салкын асфальт-бетон катнашма җәю белән ике бригада шөгыльләнә.

– Ремонт башлаганчы үзебез җаваплы булган территорияне карап чыктык, эшләр күләмен бәяләдек, беренче чираттагыларын планлаштырдык. Бүгенге көндә Бәкәй – Тәпәреш юллары ремонтлана, – дип хәбәр итте юл идарәлегенең баш инженеры Павел Романов.

Ул шулай ук Чишмә районында М-5 «Урал» трассасында Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә; Уфа – Чишмә; Новотроицкий – Келәш – Дим; Чишмә – Языково –  Чакмагыш; Языково – Былышлы –  Чишмә; Ярми –  Слак; Караякуп – Питрәй; Дмитриевка – Кушнарен; Дмитриевка –  Әмин –  Яңавыл –  М5 автомобиль юлларындагы кимчелекләр бетерелүен, чокыр-чакырлар ямалуын хәбәр итте.

Ике оешма да Чишмә асфальт-бетон заводы эш башлаганнан соң, апрельнең беренче көннәрендә үк кайнар асфальт белән капиталь ремонтлауга керешергә планлаштыра.

Чокырларга салкын асфальт салына
Чокырларга салкын асфальт салына
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас