

Махсус хәрби операция бөтен ил халкын, шул исәптән чишмәлеләрне дә берләштерде.
Районыбызның һәр почмагында диярлек махсус операциядәге хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю оештырылган. Чишмә умартачылары исә бал рәвешендә гуманитар ярдәм җибәрүдә актив катнаша.
– Әлеге вакытта Чишмә районының умартачылар җәмгыяте хәрби операция барган төбәккә җибәрү өчен бал әзерләү белән шөгыльләнә. Савытларның зурлыгы углеводларның тәүлеклек ихтыяҗын исәпкә алып сайланды һәм ул кыр шартларында йөртү өчен дә уңайлы. Бал җыеп җибәрик, дигән чакыруга районның барлык умартачылары да диярлек уңай җавап бирделәр һәм банкаларга тутыру буенча эшне оештырдылар, – дип сөйләде җәмгыять рәисе Рафаэль Вәлиев.
Беренчеләрдән булып Р. Макушкин, А. Әмирова, Ф. Заманов, С. Ваһапов, Ф. Әсәдуллин, И. Әсәдуллин, И. Янбарисов, И. Насыйров, Ф. Вахитов, Э. Нигъмәтуллин, В. Захаров, Р. Салихов, Рыжовлар, Г. Гәрәев, И. Буләков, Ф. Богданов, Х. Курамшин, В. Мөсәлимов һәм Р. Нигъмәтуллин бу эшкә кушылдылар.
Илфат Батыршин бал бирүдән тыш, аның беренче партиясен тутыру өчен савытларны да үз акчасына сатып алган. Киләсе партияне тутыру өчен савытлар белән район хакимияте тәэмин иткән.
Ә бал тутыру Р. Т. Вәлиев крестьян-фермер хуҗалыгында оештырылган.
Районда әзерләнгән җиде мең савыт бал хәрбиләр урнашкан урыннарга, турыдан-туры безнең районнан киткән мобилизацияләнгән ир-егетләргә һәм хәрби госпитальләргә җибәрелгән.
– Бал – тәмле ризык кына түгел, иммунитетны ныгыту өчен дә шифалы. Безнең егетләрдән рәхмәт сүзләре дә килеп иреште инде, үзебез белән йөртергә уңайлы, файдалы ризык, диләр. Эш дәвам итә. Уртак эшкә кушылган, үз өлешен керткән һәм ватанпәрвәрлек рухы белән янган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте Рафаэль Тимергали улы.