Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
17 март 2023, 11:57

Тротуарлар салына, яктырткычлар алыштырыла

Чишмә поселогының Җиңү паркы заманча итеп үзгәртелә. «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» төбәк программасы буенча биредә берничә этапта аллея төзекләндерелде, эскәмияләр, яктырткычлар, кабырчык формасында сәхнә һәм башка күп нәрсәләр урнаштырылды.

Тротуарлар салына, яктырткычлар алыштырыла
Тротуарлар салына, яктырткычлар алыштырыла

Исегезгә төшерәбез, узган елның язында поселок халкы өч объектның икесен сайлап алу буенча тавыш бирүдә катнашты, алар 2023 елда шул ук проект кысаларында гамәлгә ашырылачак. Күпчелек тавыш Җиңү паркына кергән урында кечкенә архитектура сыны урнаштыру һәм җәяүлеләр өчен тротуарлар төзү проектларына бирелде.

Әлеге паркта ел дәвамында төрле чаралар үткәрелә, әмма кергән урында паркның исеме язып эленмәгән, шулай ук тротуарларны да яңартасы иде. Парк исемен элү территориягә үзенчәлек бирәчәк һәм фотога төшү өчен менә дигән урын булачак. Паркка таба һәм парк территориясендә җәяүлеләргә тротуарлар салу, кичке вакытта саф һавада йөрү өчен яктырткычлар урнаштыру, тирә-юньне яшелләндерү планлаштырыла.

– Хәзерге вакытта паркны төзекләндерү эшләрен башкаручыны билгеләү өчен конкурс уза. Тротуарлар Елга урамындагы күпердән башлап паркка таба салыначак (иске асфальт түшәмәне брусчаткага алыштырырга, элекке яктырткычларны сүтеп яңаларын урнаштырырга планлаштырыла), – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Булат Вәлиуллин.

Паркка кергән урында архитектура сыны урнаштыру 2 млн 153 мең сумга, тротуарлар салу 8 млн 147 мең сумга төшәчәк.

Эшләрне карлар эрегәч һәм җир кипкәннән соң ук башлау планлаштырыла.

Шуны да әйтергә кирәк, быел да рейтинг буенча тавыш бирү узачак, аның нәтиҗәләре буенча 2024 елда төзекләндерелергә тиешле территорияләр билгеләнәчәк.

Тротуарлар салына, яктырткычлар алыштырыла
Тротуарлар салына, яктырткычлар алыштырыла
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: