Чишмэ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
17 март 2023, 11:40

Ремонт эшләре башланды

Район гәзитенең 10 февральдә басылып чыккан 6нчы санында «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Мәктәптә белем бирү системасын модернизацияләү» федераль программасы буенча 2023 елда районның дүрт мәктәбендә капиталь ремонт башланырга тиешлеген язган идек.

Ремонт эшләре башланды
Ремонт эшләре башланды

Болар – Чишмә поселогының 4нче, Чишмә авылының 2нче, Шөнгәккүл һәм Иске Муса авыллары мәктәпләре.

Әлеге белем бирү учреждениеләрендә 6 марттан эшләр башланды, ремонт эшләре белән шөгыльләнәчәк оешмалар объектларга килеп урнашты.

Дүртенче мәктәптә капиталь ремонт эшләрен «Альянс» һәм «Чишмә районы торак сервисы» җәмгыятьләре башкара.

– Эшне сүтүдән һәм сыйныф бүлмәләрен бушатудан башладык. Әле өченче катта эшләр бара, төзүчеләр идәннәрне ачалар, такталарны чыгаралар. Параллель рәвештә иске электрүткәргечләрне алып ташлыйлар һәм яңасын үткәрү өчен стенада уентык әзерлиләр – 13 мартта электриклар бригадасы эш башлый. Укуга килгәндә, укучыларның бер өлеше Сафар мәктәбендә белем ала, 5-8 һәм 10нчы сыйныфлар дистанцион укуга китте, – дип сөйләде мәктәп директоры Резида Мәүлетова.

13 марттан соң штукатурчылар бригадасы да эшкә тотыначак. Резида Рамил кызы мәктәп бинасын ремонтка әзерләүдә һәм кабинетлардан җиһазларны чыгаруда ярдәм күрсәткәннәре өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Икенче мәктәп директоры Ләйсән Кадермәтова хәбәр итүенчә, мәктәптә ремонт эшләрен Уфаның «МеталлПромгражданСтрой» оешмасы алып бара. Биредә дә иске идәннәр, электрүткәргечләр сүтеп алына, стеналарны тигезли башлау планлаштырыла. Башлангыч һәм чыгарылыш сыйныфлар бишенче мәктәптә укый, урта сыйныфлар өйдән торып белем ала.

Иске Муса мәктәбендә ремонтны, 4нче мәктәптәге кебек, «Альянс» җәмгыяте башкара.

– Мәктәптә ремонт эшләре гөрләп бара. Сыйныф бүлмәләрендә стеналар гипсокартон белән тышлана, электрүткәргечләр алыштырыла. Бер сыйныфта идәннәр алыштырылачак, фойеда бетон җәеп плитка салыначак. Эш барышы канәгатьләндерә, график буенча барабыз. Балаларга килгәндә, алар Бәкәй мәктәбендә укуларын дәвам итәләр, дистанцион укуга беркем дә күчмәде, – дип ремонт барышы турында сөйләде Иске Муса мәктәбе директоры Гөлназ Шәрипова.

Шөнгәккүл мәктәбендә эшләр икенче мартта башланган. Бүгенге көндә бинада бәдрәф бүлмәләрен зурайту буенча эшләр бара, электрүт-кәргечләрне алыштыру тәмамланган инде.

– Дәүләкәннең «Мир» җәмгыяте белән эшлибез. Ремонт тулы куәткә бара, без, педагоглар, бик канәгать. 1-4 сыйныф балалары һәм чыгарылыш укучылары – 9, 11 сыйныфлар Дурас мәктәбендә укыйлар, урта сыйныфлар дистанцион укытуда, – дип билгеләп үтте директор Иршат Ишбулатов.

Һәр мәктәптә «Армстронг» компаниясе җитештергән асылмалы түшәмнәр урнаштырылачагы билгеле. Иске Мусаныкыннан башка барлык мәктәпләрдә идәннәргә техник линолеум җәеләчәк. Мәктәп директорлары фикеренчә, линолеум агач идәннәрдән күпкә уңайлырак. Шөнгәккүл һәм Иске Муса мәктәпләре биналарының алгы ягы металлсайдинг, ә икенче һәм дүртенче мәктәпләрнеке металлкассеталар белән тышланачак. Бу белем бирү учреждениеләренең суүткәргеч һәм канализация челтәрләре дә алыштырылырга тиеш.

 

Ремонт эшләре башланды
Ремонт эшләре башланды
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: