Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
3 март 2023, 11:02

Тырыш агинәйләр – авыл күрке

Түбән Хаҗәт авылыннан «Фатыйма» фольклор хатын-кызлар ансамбле районыбызның иң яшь иҗади коллективларының берсе булып тора. Ул күптән түгел – узган елның августында гына оештырылган. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан без ансамбль әгъзалары белән очрашып, әңгәмәләшеп алдык һәм киләчәккә планнар белән кызыксындык.

Тырыш агинәйләр – авыл күрке
Тырыш агинәйләр – авыл күрке

Ансамбльне оештыручы Әнисә Әлмөхәммәтова тумышы белән Баймак районыннан. Түбән Хаҗәт авылына ул ерак 1986 елда педучилище тәмамлагач, ике ел физкультура укытучысы булып эшләү өчен килгән. Ул вакытта кыз үзен сыендырган башкорт теле укытучы Фатыйма Минегалиева аның тормышында нинди роль уйнаячагын белми әле. Кызны авылда яши башлаган көндә үк хуҗабикәнең күршеләре дә, улы да бик ошата, ә бер айдан соң алар Гали Әлмөхәммәтов белән никах укыталар.

Әнисә Мостафа кызының әнисе җырга-биюгә оста була, әти-се тальянда уйный, аларның сәләте кызларына да тапшырыла, шуңа күрә яшь Әнисәгә авыл халкының ихтирамын яулау әлләни авыр булмый. Алар Фатыйма Минегалиева белән берлектә «Талир тәнкә» фольклор ансамблен оештыралар…

Ул заманнардан бирле күп еллар үткән инде, Әлмөхәммә-товлар күптән Уфада яшиләр, шулай булса да, ким дигәндә, атна саен туган авылларына кайтып, туганнарының хәлен белеп, көч һәм илһам туплап китәләр.

Узган елның августында Түбән Хаҗәттә булып киткән «Агинәй» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Гөлфия Янбаева авылда җәмәгать оешмасы төзергә тәкъдим итә. Бу Әнисә Мостафа кызы ялга кайткан вакытка туры килә һәм ул озак уйлап тормыйча ватсапта «Агинәй» клубы» төркемен төзеп, авыл хатын-кызларын бер чатка җыя. Алар бергәләп яраткан укытучылары хөрмәтенә «Фатыйма» фольклор ансамблен оештыралар. Тәүдә биш-алты кеше генә җыела...

– Калганнарны да ничектер җәлеп итәргә кирәк иде, планнар зур иде. Безнең клуб хатын-кызларының бердәм образын булдыру турында уйлана башладым. Сибайда вак кына чәчәкле штапель күлмәкләргә заказ бирдек, шулай ук бер дизайнердан йөзекләр һәм беләзекләр, яулыклар сатып алдык. Сентябрь ахырында яңа киемнәрне киеп фотосессия ясарга да өлгердек, – ди Әнисә Мостафа кызы.

Әңгәмәгә 72 яшьлек Минилия Корманаева да кушылды. Хатын-кызлар иҗтимагый оеш-масының эше кәгазьдә генә калмас, ә үз максатына ирешеп, авыл файдасына эшләр, дип үз фикерен белдерде ул.

– Бөтен авыл халкы тырышлыгы белән зиратны төзекләндердек. Шунысы куанычлы, бу күркәм эшне үзебез акча җыеп башкарып чыга алдык. Һәркем өлеш кертте – акчаны барысы да бирде, өмәдән качып йөрүчеләр булмады. «Агинәй» клубы кыр кухнясын оештыру өчен җаваплы булды. Боларның барысы да – Түбән Хаҗәт авылында яшәүчеләрнең бердәмлеге нәтиҗәсе, – ди ул.

– Авылга кергәндә башкорт телендә «Мин Түбән Хаҗәтне яратам» дигән арт-объект урнаштырдык. Бер авырлыгы юк – акча җыеп заказ бирдек тә эшләттек. Без һәр чараны алга максат куеп планлаштырабыз. Мәсәлән, чара үтәчәк урында кар көрәүдән башлап соңыннан территорияне җыештыруга кадәр алдан уйланыла. Башкача булмый! Безнең авыл зур түгел, балалар аз. Әмма бәйрәмнәрдә, турнирларда, өмәләрдә түбәнхаҗәтлеләр генә түгел, ә аларның кунакка кайткан туганнары һәм балалары да бик теләп катнаша. Бергәләп эшлибез дә, ял да итәбез. Алда планнар күп. Аларны күмәкләп кенә тормышка ашыра алуыбызны беләбез, – ди Әнисә Әлмөхәммәтова.

Бүген бар көч «Аек авыл» конкурсы барышында чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән. Ә җәй  авылда «Шәҗәрә бәйрәме» узачак.

«Агинәй» клубы – Түбән Хаҗәт авылының йөрәге һәм җаны. Ул халык гореф-гадәтләрен яңарта. Әмма иң төп бурыч берәү булып кала: яшьләр биредә төпләнеп яшәргә калсын, гаиләләр авылда йорт салсын, кече эшкуарлык үсеш алсын өчен тырышлык салу.

Тырыш агинәйләр – авыл күрке
Тырыш агинәйләр – авыл күрке
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: