Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
3 март 2023, 11:37

Музей проекты тәкъдим ителде

Март аенда Турахан кәшәнәсе янында визит-үзәк төзелә башлый

Музей проекты тәкъдим ителде
Музей проекты тәкъдим ителде

Күптән түгел Башкортстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин Чишмә поселогында Евразиянең күчмә цивилизацияләр музее проектын тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге объектның концепциясен республика Башлыгы Радий Хәбиров 2022 елның июлендә тәкъдим иткән иде – аның кушуы буенча шул вакыттан проект өстендә эш башланды.

Музей комплексы Чишмә районында Турахан кәшәнәсе территориясендә урнашачак.

– Бүген чишмәлеләргә якын арада нинди объектлар төзергә планлаштырылуы турында сөй-ләдем. Күпләр белүенчә, 2022 елның 9 июлендә Бөрҗән районында заманча «Шүлгән-Таш» музее ачылды. Узган ел анда 100 мең турист булды. Радий Хәбиров нәкъ менә шул музейны ачкан вакытта Чишмә районында Евразия музее төзү нияте турында игълан итте, – дип сөйләде фәнни үзәк җитәкчесе.

Чишмә районы мондый масштаблы музей өчен очраклы гына сайланмаган, һәм эш Турахан һәм Хөсәенбәк кәшәнәләрендә генә түгел, Урта гасырларда, Алтын Урда чорында бу җирлек Көньяк Уралның административ үзәге булган. Бу урынны сайлауга шулай ук республика башкаласына якын булу, матур табигать, газлаштыру һәм инфраструктура үсеше тәэсир итте.

– Музей проекты фәнни юл белән эшләнергә тиеш, шуңа күрә археологик казыну эшләре, геофизик тикшеренүләр (Турахан төрбәсе тирәсендәге җирне сканерлау) һәм кәшәнәнең 3D сканеры ясалды. Әлеге эшләр бу корылманың Урта гасырларда төзелүен раслады. Музей тирәсендә берничә каберлек табылды, җирләнүчеләр арасында, нигездә, Тураханның сәхәбәләре булган, бу кешеләр XIV-XV гасырларда яшәгән. Уфа районының борынгы Подымалово-1 авылында да казу эшләре алып барылды һәм анда Алтын Урданың кәсепчеләр үзәге булуы исбатланды, – дип хәбәр итте Данир Әхмәди улы.

Музей концепциясенең нигезе – күчмә халыкларның тормыш рәвеше, Евразия далалары буйлап даими хәрәкәте, шуңа бәйле югары мобильлек һәм коммуникацияләр дәрәҗәсе.

Бүгенге көндә борынгы кешеләрнең йөзен якынча фаразлау өстендә эш алып барыла – баш сөяге 3D сканерлана, булачак музей өчен аларның йөз-кыяфәте ачыклана. Турахан кәшәнәсенең торышы канәгатьләнерлек дип табылган. Ләкин, тәүдә аның гөмбәзе очлы булган һәм 60-нчы елларда реставрация вакытында заманча итеп үзгәртелгән. Архитекторлар, фикер алышканнан соң, биредә музей комплексы төзергә тәкъдим иттеләр. Ләкин бер нечкәлек бар – ул борынгы корылманы капларга тиеш түгел, кәшәнә үзенең мәгрур күренешен саклап калырга тиеш.

Биредә интерактив һәм заманча музей булачак. Әйтик, Рәсәйдә «Шүлгән-Таш» кебек башка музей юк. Евразия музее да аңа охшаш итеп төзелә. Бу музейда тотып карарга мөмкин булган бик күп экспонатлар булачак. Экспозицияләр «Шүлгән-Таш» музей комплексын төзегәндә кулланылган иң заманча музей технологияләренә таянып эшләнәчәк. Аларга күп санлы карталар, мультимедиа, махсус ясалган күчермәләр, музей экспонатларын реконструкцияләү керәчәк. Алар чын археологик экспонатлар, тарихи документлар белән бергә куелачак.

– Урта гасыр археологиясе җир астында, мәдәни катлам астында ята. Кызыксынучы туристлар урта гасыр тормышын өйрәнә алсын өчен, безнең археологлар бу катламны күтәрәләр. Музей-экспозиция мәйданы 8 мең квадрат метр тирәсе булыр дип көтелә, биредә Бакыр гасырдан башлап (якынча 5 мең ел элек) һәм Башкортстан рус дәүләте составына кергәнчегә кадәр тарихның бер өлеше күрсәтеләчәк, – дип дәвам итте Данир Гайнуллин.

– Чишмә районы мәдәни мирас объектларына бик бай, туристлар музей белән генә түгел, башка истәлекле урыннар белән дә кызыксыныр, дип ышанам, – диде ул.

Киләчәктә туризм үсешенә муниципалитет тарафыннан ярдәм күрсәтелүенә зур өметләр баглана: гади тел белән әйткәндә – музейны дәүләт төзи, ә җирле эшмәкәрләр – тирә-юньдәге инфраструктураны булдыра, ягъни кунакханәләр һәм ял базалары ача.

Дүрт экспозиция залы, 500, 150 һәм 50 урынга исәпләнгән конференцзаллар, вестибюльләр һәм коридорлар төзү ниятләнә. 150 урынга исәпләнгән ресторан һәм 50 урынга исәпләнгән кафе, техник бүлмәләр оештырылачак. «Көньяк Урал» этнография комплексын да төзү планлаштырыла, анда республика территориясендә яшәүче халыкларның этник йортлары урнашачак. Биредә шулай ук «Күчмә халыклар юлы» атамасында спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм «Бөек дала» башкорт атлары үзәге һәм Евразиянең күчмә цивилизацияләр музее үзе урнашачак.

– Мондый музей комплексының бурычы – беренчедән, киләчәк буынны ата-бабаларыбызның кызыклы һәм күпкырлы тарихы үрнәгендә тәрбияләү. Монда экспозицияләр генә түгел, лабораторияләр һәм аудиторияләр белән археологик тик-шеренүләр үзәге дә булачак. Музейда яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Инде хәзердән үк чишмәлеләрне тарихчы, археолог, экскурсовод, шулай ук инженер кебек белгечлекләргә максатчан укыту турында уйлану мөһим, чөнки биш елдан, музей комплексы тулы куәткә эшли башлагач, безгә бу районнан чыккан яшь белгечләр кирәк булачак, – диде Данир Әхмәди улы.

Музей комплексыннан ерак түгел урында туристлар өчен «Красноусольский» шифаханәсендәге технология буенча кунакханә ачу планлаштырыла.

2023 елның мартында ук булачак музей территориясендә 200 квадрат метр мәйданлы «Турахан» визит-үзәге төзелә башлаячак. Анда тарихи артефактларның кечкенә экспозицияләре, лекцияләр уку өчен амфитеатр, кафе һәм күзәтү мәйданчыгы урнашачак. Аны агымдагы елның июлендә ачу планлаштырыла.

– Мин Чишмә районы хакимияте башлыгының 2022 ел нәтиҗәләре турындагы докладын тыңладым һәм музейны биредә ачарга уйлап, дөрес эшләвебезгә тагын бер кат инандым. Район икътисади яктан ныклы, авыл хуҗалыгы үсеш алган. Ләкин Чишмәнең иң мөһим байлыгы – халкы һәм белемле кешеләре. Күчмә цивилизацияләр музееның туристик һәм фәнни үзәк буларак өстенлеге бик зур, бу район үсеше өчен тагын бер мөмкинлек. «Деньги есть – Уфа гуляем, денег нет – Чишма сидим» дигән сүзләр биш елдан соң уфалылар өчен көнүзәк булырга тиеш, чөнки биредә килеп карарга һәм акча туздырырга мөмкин булган кызыклы туристик объект барлыкка киләчәк, – дип елмаеп әңгәмәбезне тәмамлады Данир Гайнуллин.

 

Музей проекты тәкъдим ителде
Музей проекты тәкъдим ителде
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: