Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
3 март 2023, 11:10

Донор каны гомерләрне саклап кала

27 һәм 28 февральдә Республика кан салу станциясе Чишмә районында Донор көннәре үткәрде.

Донор каны гомерләрне саклап кала
Донор каны гомерләрне саклап кала

Беренче көнне Шөнгәккүл авылының табиблык амбулато-риясендә, икенче көнне Алкин-2 авылында 18 яшьтән 60 яшькә кадәр сау-сәламәт ир-атлар һәм хатын-кызлардан кан алынды.

– Быел сезнең районда донор акциясен икенче тапкыр уздырабыз. Әлеге акция республика халкына мәгълүмат бирү өчен үткәрелә, халык медицина учреждениеләрендә кан кирәклеген белергә тиеш. Донорлар, гадәттә, үз сәламәтлеген кайгырта, дөрес тукланырга тырыша, шуңа күрә бу сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау да, – диде күчмә станциянең кан һәм аның компонентларын әзерләү бүлеге мөдире Илнур Сагадиев.

Халык килә торды, кемдер чираттагы тапкыр кан тапшыра, тәртибен белә, беренчегә килүчеләр дә бар иде. Чишмә дәваханәсенең медицина хезмәткәрләре дә читтә калмаска булдылар һәм акциядә донорлар сыйфатында катнаштылар.

– Бүген бездә Донор көне узуын улымның классташының әнисеннән белдем, ул регистратурада эшли. Беренче тапкыр шундый күләмдә кан тапшырырга булдым, бераз куркытты. Акциядә катнашуым белән, бәлки, кемнеңдер гомерен саклап калырмын дигән уй мөһимрәк, – дип уртаклашты Алкин-2дә яшәүче Олеся Лобова.

Кан тапшыру анкета тутырудан башлана, аннары махсус кабинетта кирәкле тикшерүләр үткәрелә – кан басымы үлчәнә, инфекция, гепатит, сифилис, ВИЧ, гемоглобин дәрәҗәсен белү өчен кан алына. Һәр донор 450 мл күләмендә кан тапшыра, анализлар белән 500 мл була. Кан тапшырганнан соң ике көн ял итү өчен белешмә (ел дәвамында файдаланырга мөмкин) һәм 687 сум акчалата компенсация бирелә. Шикәрле чәй тәкъдим ителә.

– Сирәк очрый торган тискәре резус-факторлы кан югары бәяләнә, ә гомумән, төрле төркемгә караган кан кабул ителә. Башта ул Уфадагы станциядә 3 айлык карантин уза, аннары аны чистарталар, кирәк булганда плазмага һәм эритроцитларга бүләләр, – дип хәбәр итте үзәк район дәваханәсенең клиник-диагностика лабораториясе табибы Светлана Алексеева.

Александр Грицудин, үзе әйтүенчә, беренчегә генә кан тапшырмый. «Ике куянның койрыгын берьюлы тотам: анализ биреп сәламәтлегемне тикшерәм һәм донор канына мохтаҗ булган кешеләргә дә ярдәм итәм», ди ул.

Ике көндә Шөнгәккүлдә 30 һәм Алкин-2 авылында 36 кеше кан тапшырган.

Безнең районда «СССРның Мактаулы доноры» да бар, Арслан авылыннан Зинә Кахтиранова, донор буларак, 52 тапкыр кан тапшырып шул исемгә лаек булган.

Сүз уңаеннан, 40 тапкыр кан тапшырганнан соң «Рәсәйнең Мактаулы доноры» исеме бирелә. Хатын-кызларга елына дүрт, ир-атларга биш тапкыр кан тапшыру рөхсәт ителә.

 

Донор каны гомерләрне саклап кала
Донор каны гомерләрне саклап кала
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: