Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
20 февраль 2023, 15:06

Поселок чәчәкләргә күмелеп утырыр

Быел яз поселок урамнарына ямь бирү өчен 50 меңнән артык берьеллык чәчәк үсентесе утыртылачак.

Поселок чәчәкләргә күмелеп утырыр
Поселок чәчәкләргә күмелеп утырыр

Моннан тыш, күпьеллык чәчәкләр, декоратив куаклар һәм ылыслы агачлар утырту да планлаштырыла. Үсентеләр чәчү белән «Ямь» предприятиесе шөгыльләнә. 

Нинди төстәге һәм нинди сорт чәчәкләргә өстенлек бирелә? Аларны ничек үстерергә һәм кайчан чәчәргә? Үсентеләр сәламәт булып үссен өчен ничек карарга? Иң мөһиме, халыкка сату планлаштырыламы? Аерым төрләрне чәчүгә санкцияләр тәэсир итмәгәнме?

«Ямь» предприятиесе хезмәткәрләре белән шул һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштек.

Чишмә урамнарына утырту өчен чәчәкләр биредә беренче тапкыр 2021нче елда гына үстерелгән. Моңа кадәр читтән сатып алынган. Беренче елда аларның саны 24 меңгә җиткән, һәм ул ел саен арта гына бара.

«Ямь» предприятиесе директоры урынбасары Рәдиф Газзалов сүзләренә караганда, быел санкцияләр кертелү сәбәпле, утырту материалын кайтаруда кыенлыклар туган.  Мәсәлән, заказларның берсе сентябрьдә үк бирелгән булса да, орлыкларның бер өлеше әле һаман килеп җитмәгән.

– Ләкин бу безнең эшкә берничек тә тәэсир итми. Планлаштырылган эшләрне вакытында башкарабыз. Узган елда  әзерләнгән орлыкларны чәчтек, алар бездә җитәрлек. Орлык белән тәэмин итүче яңа оешмалар белән мөнәсәбәтләрне җайга салабыз, – ди Рәдиф Газзалов.

Күләмнәрне арттыру сәбәпле, теплицаны зурайту мәсьәләсе туган. Исәп буенча өченчесе төзелә. Әлеге вакытта өчесе дә предприятие территориясендә, Промышленность урамында урнашкан. Якын киләчәктә барлык теплицаларны гимназия артындагы «Ямь» предприятиесе питомнигына күчерү ниятләнә. Шуны да әйтеп китик, чәчәк үсентеләре халыкка сатылмый.

Безнең әңгәмәгә предприятие хезмәткәре, чәчәк үстерүче Наталья Самагина да кушылды.

– Быел беренче орлыклар 9 гыйнварда чәчелде. Петунияләр 9 майга чәчәк атарга тиеш. Ампель петуния, шулай ук бегония һәм гацания чәчәкләрен ни өчен шулай иртә утыртуыбызны аңлатам. Чөнки бу сортларның орлыгы бик кыйммәт, шуңа күрә сабактан үрчетү өчен иртә чәчәбез. Ә күпләп утырту 23 гыйнварда башланды. Чәчәкләрнең ассортименты үзгәрмәде диярлек – төрле төсләрдәге унга якын сорт бар. Тик быел хуш исле агератумнан баш тарттык, чөнки ул бик нәзберек чәчәк, клумбада начар үсеп китә. Аны һәркемгә таныш портулак алыштырачак. 

– Петуния температура үзгәрешен тиз тоя, коры булса чыкмый, салкынга да чыдам түгел. Әйбәт шартларда дүрт көндә үсеп чыга. Үсентеләрнең ныклылыгы дымлылыкка, бүлмәнең җилләтелүенә, ашламага һәм туфракка да бәйле. Хәзер петуния, бегония һәм ачык туфракта чыга алмаган башка сортларны чәчү өчен кулай вакыт. Иң мөһиме, орлыкны тирән чәчмәскә кирәк, өстенә бераз җир сибү җитә, югыйсә шытып чыга алмаячак. Әлбәттә, җир дымлы булсын. Шуны да онытмаска кирәк, үсентеләр өчен яктылык бик мөһим, – дип киңәш бирә Наталья Самагина.

Чишмәлеләр һәм район кунаклары өчен тагын бер яхшы яңалык бар. Быел яз Чишмәне урап, М-5 федераль трасса ягыннан юл салына башлаячак. Эшләр берничә этапта башкарылырга тиеш. Ничек эшләнүе әлегә сер булып калсын.

Поселок чәчәкләргә күмелеп утырыр
Поселок чәчәкләргә күмелеп утырыр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: