Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
19 февраль 2023, 12:01

Яңа техника кайтарылды

95нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә «Урал» автомобиле базасында эшләнгән автоцистерна кайтарылды.

Яңа техника кайтарылды
Яңа техника кайтарылды

Бу янгын сүндерү өчен кирәк-яраклар, сулыш алу аппаратлары һәм зыян күрүчеләрне коткару өчен битлекләр белән җиһазландырылган, начар юллардан да үтә алучы заманча транспорт.

Рәсәй Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәлегенең 16нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Рөстәм Кәримов билгеләвенчә, автоцистернада шулай ук юл-транспорт фаҗигасенә юлыккан кеш-ләрне коткару өчен махсус чаралар һәм яна торган сыеклыкны тиз арада сүндеру системасы бар. Машина янгын чыккан урынга алты тоннага кадәр су һәм 420 литр күбек илтә ала, якында сулык булмаганда бу бик мөһим. Күбек, утны су белән сүндерүгә караганда, күпкә нәтиҗәлерәк.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, үз чиратында, район территориясендә яшәүчеләр саны елдан-ел арта, тирә-юньдә бакчачылык ширкәтләре күп, яңа йортлар, икътисад объектлары активтөзелә, булган предприя-тиеләр яңартып корыла, дип билгеләп үтте. Коткаручылар шулай ук федераль трассада юл-транспорт һәлакәте булган очракларда да ярдәмгә баралар.

Янгын сүндерү-коткару бүлеге автопаркын яңарту районда хәвефсезлек тәэмин итү өчен бик урынлы булды.

Автомобиль шушы көннәрдә файдаланыла башлаячак.

 

Яңа техника кайтарылды
Яңа техника кайтарылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: