Чишмэ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Файдалы эшләр елы
18 февраль 2023, 15:03

Иң яхшы бүләк бирүчегә – 30 мең сум

Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы призына «Музейга иң яхшы бүләк бирүче» бәйгесен игълан итү һәм аны ел саен үткәрү турында карар кабул ителде.

Иң яхшы бүләк бирүчегә – 30 мең сум
Иң яхшы бүләк бирүчегә – 30 мең сум

Район гәзите хәбәрчесе шул уңайдан поселокның Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев белән әңгәмәләште.

– Радик Рәшит улы, конкурс нинди максатта үткәрелә?

– Музей районның мәдәни тормышында актив эшләүче үзәк булып тора. Биредә төрле экскурсияләр, лекцияләр, очрашулар, кичәләр үткәрелә. Бик күп истәлекле ядкәрләр, тарихи документлар, халык осталары тарафыннан эшләнгән әйберләр тупланган. Музей фонды даими тулылана, безнең коллектив тарих һәм туган якны өйрәнү буенча материаллар җыю һәм саклау өстендә армый-талмый эшли. Елына бер тапкыр музейга бүләк бирү көне уздырабыз, бу көнне Чишмә поселогы һәм район авыллары халкы музейга экспонатлар тапшыралар. Борынгы әйберләребез күп иде, кирәк булмагач ташладык инде, диючеләр дә бар. Бик кызганыч! Музейда бу әйберләр кадерләп саклана, күргәзмәләргә куела. Әлеге бәйге рухи мәдәниятне үстерүгә, халыкның төбәк тарихына карата кызыксынуын арттыруга ярдәм итәр, дип өметләнәбез. 

– Музейга нәрсәләр тапшырырга мөмкин?

– Музей борынгы фотосурәтләр, документлар, китаплар, значоклар, медальләр, тәңкәләр, кием һәм аксессуарлар, пластинкалар, картиналар, савыт-саба, көнкүреш әйберләрен кабул итә. Күптән түгел Павел Романов музейга картәнисеннән калган иске акчаларны, сәгать, тегү машинасын, өстәл лампасын һәм балалайка китерде. Чөнки ул да район тарихына кереп калырлык, бик күп чараларда катнашкан уен коралы.

– Конкурста кемнәр катнаша ала?

– Туган як тарихына, мәдәниятенә битараф булмаган һәркем. Тик, 18 яше тулмаган балалар экспонатларны өлкәннәрдән башка тапшыра алмый.

– Нәтиҗә ясаганда нәрсәләр исәпкә алыначак? Китерелгән әйберләрнең күләмеме?

– Беренче чиратта, экспонатның нинди кыйммәткә ия булуы бәяләнә. Конкурста катнашканда күпме телисең, шулкадәр әйбер тапшырырга мөмкин. Экспонатның кайчан ясалуы, кайдан алынуы яки табылуы һәм кемнеке булуы турында мәгълүмат бирергә дә кирәк. Борынгы әйберләр Чишмә поселогы, Киров урамы, 13 адресы буенча кабул ителә, аларны тапшыручының кулына килешү кәгазе, саклауга кабул итү акты бирелә. Үзегез белән паспорт мәгълүматлары булырга тиеш.

– Конкурсның приз фонды күпме?

– 60 мең сум. Беренче урын өчен – 30 мең, икенче урынга – 20 мең һәм өченче урынга 10 мең сум акча бирелә. Барлык катнашучыларга музейга бушлай килү өчен чакыру билетлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырыла, ә алар турында мәгълүмат «Чишмә районының мактаулы бүләк бирүчеләре» дигән истәлекле китапка кертеләчәк.

Иң яхшы бүләк бирүчегә – 30 мең сум
Иң яхшы бүләк бирүчегә – 30 мең сум
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: