Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
23 апрель , 09:04

Язгы-җәйге чорга әзерлек

Чишмә районы оешмалары техникасы торышын планга ярашлы тикшерү дәвам итә. Бу көннәрдә «Ямь» җәмгыяте техникасының да төзеклеге тикшерелде. Предприятие территориясендә «МТЗ-82», «Т-150» тракторлары, автогрейдерлар һәм экскаваторлар тикшерүгә куелды.

Язгы-җәйге чорга әзерлек
Язгы-җәйге чорга әзерлек

Чишмә районы оешмалары техникасы торышын планга ярашлы тикшерү дәвам итә. Бу көннәрдә «Ямь» җәмгыяте техникасының да төзеклеге тикшерелде.

Предприятие территориясендә «МТЗ-82», «Т-150» тракторлары, автогрейдерлар һәм экскаваторлар тикшерүгә куелды. «Ямь» җәмгыяте директоры Юнир Карачурин билгеләп үтүенчә, техника белән эшләү һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел.

Механизаторларыбызның күбесе еллар дәвамында сыналган тәҗрибәле белгечләр. Алар өчен техниканы сүтеп кору – гадәти эш. Аны үз көчебез белән ремонтлыйбыз. Бездә механизаторлар ремонтлау белән генә шөгыльләнми, техникага үзләре утырып эшли дә. Нәтиҗә булсын өчен, барлык машиналарның өзлексез эшләвен тәэмин итәбез. Якын киләчәктә техника паркын тагын яңартырга планлаштырабыз, – дип ассызыклады Юнир Филгать улы.

Чишмә районы буенча баш дәүләт инженерлык инспекторы Яков Кожевников игътибарына тәкъдим ителгән барлык техника тикшерү үтте.

Безнең бурыч – машиналарның ватылуына юл куймау һәм юлда имин йөрсен өчен язгы-җәйге чорга әзерлеген җентекләп тикшерү. Һаваны пычратуына да игътибар бирелә, – диде Яков Андреевич.

Биккол авылыннан килеп эшләп йөрүче водитель-механизатор Илдар Карагуловка 29 яшь. Моңа кадәр ул төньякта эшләгән, бер ел элек «Ямь» җәмгыятенә урнашкан һәм моңа үкенми.

Әйбәт коллективка эләктем, тәҗрибәле эшчеләр, үзләре белгәнне өйрәтәләр. Үзем дә техника белән мәш килергә яратам. Ремонт вакытында двигательне тәртипкә китердек, хәзер ул тулысынча әзер. Хезмәт хакыннан һәм графиктан канәгатьмен. Иң мөһиме, техника сине, ә син коллективны кыен хәлдә калдырма, – ди яшь белгеч.

Язгы-җәйге чорга әзерлек
Язгы-җәйге чорга әзерлек
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: