Чишмэ
-1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
17 июль 2023, 10:56

Юлларга үзебездә җитештерелгән вак таш салыначак

Без барыбыз да Чишмә поселогының Промышленность урамында рәт-рәт булып ташландык гаражлар тезелеп китүен хәтерлибез әле. Хәзер исә бу урында карьер ташын ваклап эшкәртү өчен яңа җитештерү мәйданчыгы төзелгән.

Бирегә Яңа Абдулла авылы янындагы законлаштырылган карьердан барлык параметрлар буенча юллар салу өчен яраклы таш китерелә башлаган. Зур ташлар махсус агрегат ярдәмендә ваграк фракциягә эшкәртелә. Берникадәр материал запасы тупланганнан соң, вак таш районда игътибар таләп итүче юлларга салына башлаячак.

– Үзебездә вак таш җитештерә башлау өчен кыска вакыт эчендә таш ваклагыч сатып алдык, моның өчен бөтен шартлар бар. Районга ел саен бүлеп бирелсә дә, ресурслар шактый чикләнгәнгә күрә, шундый карарга килдек. Проблемалы юл участоклары күп, һәркем өчен лаеклы шартлар булдырасы килә. Ташваклагычны эшләтеп җибәрү белән төзекләндерәсе юллар күләмен дә арттырачакбыз, ул Чишмә районында юлларны яхшы торышта тотарга ярдәм итәчәк, – дип аңлатты район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Юлларга үзебездә җитештерелгән вак таш салыначак
Юлларга үзебездә җитештерелгән вак таш салыначак
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: