Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
15 июль 2023, 17:32

Гаилә бизнесы чәчәк ата

Валентин һәм Владислав Яковлевлар – абыйлы-энеле бертуганнар. Егетләрнең берсе 25, икенчесе 23 яшьтә. Күптән түгел алар бергәләп уртак бизнес ачарга булганнар.

Гаилә бизнесы чәчәк ата
Гаилә бизнесы чәчәк ата

Валентин һәм Владислав Яковлевлар – абыйлы-энеле бертуганнар. Егетләрнең берсе 25, икенчесе 23 яшьтә. Күптән түгел алар бергәләп уртак бизнес ачарга булганнар.

Яшьләр үзләренең ныклыгын сынап карарга теләгәннәр, чөнки үз эшеңне ачу – ул башларга да ташларга мөмкин булган вакытлыча мавыгу гына түгел.

Әниләренең бертуган сеңлесе Ильмира Уразмәтова электән төрле банкетлар өчен табын әзерләү белән шөгыльләнгән. Гаилә белән уйлашканнан соң уртак бизнес ачарга кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Ильмира алтынчы разрядлы аш-су остасы булгач, туклану оешмасы ачарга карар иткәннәр.

– Әмма Чишмәдә кафелар күп. Ә безгә бит эш башлап җибәрергә генә түгел, ә көндәшлеккә каршы торырга да кирәк иде. Бермәл башыма «безнең поселокта аерым пиццерия юк бит», дигән бик шәп уй килде, – дип сөйли Ильмира.

Валентин һәм Владислав Ильмира белән бергә бизнес-план төзиләр һәм Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алу программасында катнашу өчен документлар тапшыралар. Мәшгульлек үзәгеннән шалтыратып, бизнес-планнарын тормышка ашыру өчен дәүләттән 350 мең сум акча биреләчәген хәбәр иткәч, бик шатланалар.

– Без уңай нәтиҗә булыр, дип көтмәгән идек. Валентин шәхси предприятиене үз исеменә рәсмиләштерде. Соңыннан, проектны яклаганда, безнең план буенча барлык таләпләрне дә төгәл үтәвебез: нинди мич һәм суыткыч өстәл алырга теләвебез турында төгәл язуыбыз исәпкә алынган булуын аңлаттылар. Төрле сәбәпләр аркасында шартларны үти алмаганнар дәүләт ярдәмен ала алмады, – ди ул.

Әңгәмәгә Владислав та кушылды:

– Поселок үзәгендә бина таптык, субсидия акчасына пицца пешерү өчен мичкә заказ бирдек, ул пиццаны бер минут эчендә пешерергә мөмкинлек бирә. Тиз, тәмле һәм сыйфатлы! Безнең кафеның төп өстенлеге шунда. Заказ биргәннән соң, пицца пешеп җиткәнче нибары 5-6 минут вакыт уза. Шулай ук азык-төлекне тиешле температурада саклый торган суыткыч өстәл сатып алдык.

Сүз уңаеннан, пицца камырының иң яхшы вариантын тапканчы 10 көн үткән. Рецепты сер итеп саклана.

– Безнең кафеда өйдәге кебек ямьле булсын, дип тырыштык. Җиһазларны үзебез ясадык, тышладык, картиналар элдек. Килүчеләргә ошый, – диләр егетләр.

Сүз уңаеннан, «ГрибоЕдов» кафесы аларның гаиләсендә барысы да яраткан гөмбәле пицца исемен йөртә.

Гаилә бизнесы чәчәк ата
Гаилә бизнесы чәчәк ата
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: