Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
10 июль 2023, 19:52

Ихтыяҗ да, тәкъдим дә бар

Җәй уртасы... Бакчаларда җиләк-җимеш һәм кайбер яшелчәләр өлгергән, урманнарда, болыннарда җир җиләге кызарып пешкән, сыерлар күбрәк сөт биргән вакыт.

Ихтыяҗ да, тәкъдим дә бар
Ихтыяҗ да, тәкъдим дә бар

Халык, әлбәттә, базарга чыгып, үзеннән артканын сатып бераз акча эшләп калырга тырыша. Шул уңайдан авыл хуҗалыгы продукциясе һәм җиләк-җимеш бәяләрен карап кайту һәм нәрсәләр сатылуы белән кызыксыну өчен «разведка»га киттек.

Ике урында миннек сатып торучыларны күрдек. Каен һәм имән миннегенең берсе 100-150 һәм 150-200 сум тора, узган елгыдан ике-өч тапкырга кыйммәтрәк. Сүз уңаеннан, аны читтән алып кайтып саталар.

Безнең районда агачларны корт ашап бетте инде, – ди сатучыларның берсе.

Сәүдә рәтләре аша үткәндә «күзләр йөгерә», сатуда ниләр генә юк. Төрле сөт ризыклары күп. Сөтнең 1,5 литры 100 сум, 0,75 граммлы банкадагы каймак 300 сум, эремчекнең бер килограммы өчен 150 сум сорыйлар. Бары тик бер урында гына авыл катыгы һәм хәтта кызыл эремчек сатып торуларын күрдек. Сатуда атланмай да бар, аның бер килограммы 800 сумнан. Кыйммәт, әмма, тәмле, чын май. Тозланган һәм какланган дуңгыз мае да бар.

Сөт ризыклары сатып торучы бер хатын белән сөйләшеп тордык. Үзен Нижний Хутордан Марина Пономарева дип таныштырды.

Хуҗалыкта алты сыер, бозаулар, таналар, кош-корт асрыйбыз. «Электр көтүче» куйдык, ул безнең ярдәмчебез. Бер партия кош-корт итен сатып бетердем инде, икенчесе өлгерә. Сыерларны кул белән савам. Печәнне үзебез әзерлибез, басуны сөреп үлән чәчтек, аны әзерләүдә балалар – ике улыбыз, киленнәребез һәм кызыбыз ярдәм итә, – ди ул.

Шулкадәр сыерларны кул белән саву авыр бит, дип гаҗәпләнүемә, куллар өчен массаж гына ул, дип елмайды.

Базарда җир җиләге дә сатыла, аның бер килограммы өчен 400 сум сорыйлар. Сатуда сары мәтрүшкә дә бар, аның бер бәйләме 60 сум. Кара карлыганның һәм бакча җиләгенең дә килосы 400 сумнан, аны алучылар күп.

Бүгенге көннәрдә Чишмә базарында менә шундый күренеш. Һәм, беләсезме, үзем дә авылда туып үскән кеше буларак нәрсә әйтергә телим?! Минем әти-әни дә гомер буе мал-туар асрап яшәделәр, үземнең дә мал тоткан вакытларым булды. Шуңа күрә, иртәнге биштә торып мал караган: ашаткан-эчерткән, астын алган, кирәк булганда аларны дәвалаган тырыш авыл халкына карап сокланам. Алар бар күңеле белән авыл тормышын үз иткән, туган ягын сөйгән һәм гаиләсе турында хәстәрлек күреп яшәгән кешеләр.

Ихтыяҗ да, тәкъдим дә бар
Ихтыяҗ да, тәкъдим дә бар
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: