Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
15 июнь 2023, 12:15

Чишмә осталарыннан гастротур

Чишмә районында Рәсәй эшкуарлары көне аралашу һәм үзара хезмәттәшлек форматында узды. Чара район Мәдәният сарае мәйданчыгында үтте.

Чишмә осталарыннан гастротур
Чишмә осталарыннан гастротур

Җомга кичендә биредә бизнес, эшмәкәрлек структуралары вәкилләре һәм районның үзмәшгуль кешеләре җыелды. Чара районда җитештерелгән продукция күргәзмәләре һәм модельләрдә осталык классы күрсәтүне дә (сүз макияж, чәчләрне африка толымы итеп үрү, чәчтарашлар турында бара һ. б.) үз эченә алды. Гомумән, чарага керү ирекле булды һәм анда теләге булган һәркем килә алды. Кунаклар арасында хәтта мәктәп яшендәге балалар да бар иде.

Осталар һәм эшмәкәрләр үзләренең импровизацияләнгән нокталарын район Мәдәният сарае фойесының беренче һәм икенче катларында урнаштырдылар һәм чараның беренче сәгате осталык һәм продукция күрсәтүгә багышланды.

Эшмәкәрләр үз осталыкларын чиратлап күрсәттеләр, мәсәлән, башта мейкап (макияж) ясатырга, аннары чәч кистерергә, арытаба чәчләрне үрдерергә, соңгы мода буенча киендерергә мөмкин булды. Ә аннан соң, риелторларны һәм банк вәкилләрен узгач, икенче катта чып-чын Чишмә гастротуры башланды. Монда бизәнү әйберләре, балалар киемнәре, үрелгән кәрзиннәр һәм башка бик күп әйберләр бар иде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләренең өстәле аеруча җәлеп итте:

– Сорауларның күбесе адреслы социаль ярдәм (дәүләттән бирелгән акча ярдәмендә матди хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирә торган социаль контракт) турында. Аның нинди күләмдә булуы, бездән тагын нинди субсидияләр алырга мөмкинлеге турында сорашалар, өстәмә ярдәм чаралары алу белән хәтта эш бирүчеләр дә кызыксына. Хезмәттәшлек итәргә теләүчеләргә безнең бүлеккә барып, барлык шартлар, кирәкле документлар һәм башка нәрсәләр турында сөйләшергә тәкъдим иттек, – дип сөйләде Районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча бүлеге җитәкчесе Гөлнара Уразмәтова.

БР Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Чишмә районы буенча  ярдәмчеләре Энҗе Әхмәдуллина һәм бизнес-шериф Артем Бәдретдинов кунакларны урамда, район Мәдәният сараена керү юлында ук каршы алдылар. Кояшлы һәм җылы һава торышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.

Бу көнне Башкортстан Республикасының Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Абрамова, район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан буенча идарәлегенең территориаль бүлеге начальнигы Таһир Байбурин һәм БР Иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев иң мөһим кунаклар, шулай ук чараның икенче өлешендә спикерлар да булдылар.

Очрашуның күргәзмә форматыннан соң барысы да концертлар залына «Хакимият һәм бизнес» мәйданчыгына фикер алышырга чакырылдылар. Анда район хакимиятенең бизнес белән үзара эшчәнлеге мәсьәләләре күтәрелде.

Ирина Абрамованың «Сезнең өчен хакимият һәм бизнес диалогы нәрсә ул?» дигән соравына Ришат Әнис улы тәфсилләп җавап бирде, чөнки бу районның икътисади тормышының әһәмиятле өлеше.

– Хакимият эшмәкәрләр белән «җылы» мөнәсәбәтләр булдыруны өс-тенлекле юнәлеш итеп куя, чөнки үзара хезмәттәшлек иткәндә генә без проблемалы хәлләрне чишү өчен юл таба алабыз, – диде ул. – Безнең бурыч – янәшәдә булу һәм уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен юл күрсәтү.

Ирина Евгеньевна сүзләренә караганда, «Өстенлекле инвестиция проекты» статусы булган биш проект булу – бу бик яхшы эш нәтиҗәсе. Мондый проектка капиталь кертемнәрнең гомуми күләме Рәсәй Федерациясе законнары таләпләренә туры килә.

– Мәшәкатьләрем күп булуга карамастан, кирәк булганда ярдәм сорап мө-рәҗәгать итәргә киңәш итәм. Мин шулай ук судья ролендә булып, кирәк булса сезнең өчен кабинетлар буенча йөри алам, иң мөһиме – дөрес юнәлеш биреп җибәрермен. Эшмәкәрләр белән тыгыз хезмәттәшлек иткәннән соң бик күп проектлар тормышка ашырылды, – дип игълан итте бизнес-шериф Артем Марс улы.

Моннан тыш, ярдәм чаралары һәм кире кайтарыла торган субсидияләр (мәсәлән, җиһазлар сатып алу кебек чыгымнар), һәм күп очракта бу мәсьәләләрнең шәхсән хәл ителүе турында да әйтелде.

Таһир Байбурин һәм Энҗе Әхмәдуллина контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге чаралар турында сөйләделәр. Күзәтчелек органнарын профилактика максатында үзең чакыруның файдасы турында аңлаттылар.

– Минем эшкуарга баруым аның хокук бозуын ачыклау һәм штраф салу өчен түгел, ә профилактик максатта, район үсеше өчен кешеләрчә мөнәсәбәт мөһим, дигән фикердәмен, – диде Таһир Салих улы.

– Без хезмәттәшләрем белән беренчеләрдән булып профилактик визитлар үткәрә башладык. Бу миңа, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил буларак, үземнең нәрсә тәкъдим итүемне белү өчен мөһим иде. – Без барлык тәкъдимнәрне язып алдык, тикшерү вакытында бирә алмаган сорауларны бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Шул ук мөмкинлектән без «Суши-Тайм» кафесында да кулландык. Бу үзенә күрә бушлай аудит. Әлеге процедура якынча сигез сәгать дәвам итә, – дип сөйләде Энҗе Рәвил кызы.

Киләсе спикер Шамил Вәлиев, аны Ирина Евгеньевна «БР Гомумрәсәй халык фронты»н оештыручы буларак тәкъдим итте, республика буенча гына түгел, ә ил буенча да таралачак җөмләләре белән районга файда китерергә вәгъдә бирде.

Ришат Әнис улы «иске Чишмә» юлы юнәлешендә юл буе сервисын үстерү планын игълан итте. Ә күптән көтелгән урау юл проектының гамәлгә ашырыла башлавын һәм аны проектлауга акча бүленүен хәбәр итүгә, зал аны алкышларга күмде.

 

Чишмә осталарыннан гастротур
Чишмә осталарыннан гастротур
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: