Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров үз командасы белән лаеклы рәвештә этник инсталляция – көнкүреш элементлары һәм милли ризыклар белән тирмә, шулай ук безнең районда җитештерелгән товарлар күргәзмәсе белән инвестиция тематикасын тәкъдим итте. Турахан һәм Хөсәенбәк кәшәнәләре экспозицияләре белән киләчәктә төзеләчәк Евразия күчмә цивилизацияләр музее проекты зур кызыксыну уятты. Тирмәләрнең күркәм һәм бай бизәлеше, артистларыбызның лаеклы чыгышлары һәркемнең игътибарын җәлеп итте.
«Урал аръягы-2023» делегациясендә катнашучы – Башкортстан Республикасының эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиленең Чишмә районы буенча ярдәмчесе Энҗе Әхмәдуллина билгеләп үткәнчә, Кытай Халык Республикасыннан килгән кунаклар безнең район күргәзмәсен югары бәяләгәннәр, милли аш-судан авыз иткәннәр, Чишмә эшкуарлары белән кызыксынганнар.
25-26 майда Сибайда «Урал аръягы-2023» Бөтенрәсәй инвестиция Сабантуе мәйданчыкларында да Чишмә делегациясе актив катнашты.
Форумда республиканың бизнес-шерифлары эшенә йомгак ясалды. Әйтик, Чишмә районы «Эшмәкәрлекне үстерүнең муниципаль стандарты» буенча югары балл алды. Кыскача әйткәндә, бу төбәктәге эшкуарлар берлегенең район бизнес-шерифлары эшчәнлеген бәяләве. Безнең районның бизнес-шерифы Артем Бәдретдинов билгеләп үтүенчә, иң мөһиме – ачыклык.
– Һәрвакыт тыңларга, консультация бирергә, идеяләрне дөрес юнәлешкә борырга, документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә әзербез. Моның өчен Чишмә районы хакимияте, башка ведомстволар һәм оешмаларны җәлеп итеп, даими рәвештә эшкуарлык сәгатьләре, тематик «түгәрәк өстәлләр» үткәрә, – диде А. Бәдретдинов.
Шулай ук Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында эшкуарлыкны үстерү буенча муниципаль стандарт кертү буенча нәтиҗәләр ясалды. Биредә Чишмә районы стандартның гомуми системасында мактаулы бишенче урын алды. Чагыштыру өчен, узган елда Чишмә районы бу рейтингта тугызынчы урында иде.
Чишмә районының үсеш перспективасы
Форумда нинди көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде? Инвестицияләр сабантуе республика бизнесменнары, шул исәптән Чишмә эшкуарлары өчен нинди перспективалар ача? Мөһим чара кысаларында килешүләр төзеп булдымы? Бу хакта бизнес-шериф Артем Бәдретдинов һәм Башкортстан Республикасы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Чишмә районы буенча ярдәмчесе Энҗе Әхмәдуллина белән әңгәмәләштек.
Хәзерге вакытта эшмәкәрләр өчен товарлар сату һәм хезмәтләр тәкъдим итү мәсьәләсе, ягъни бүгенге көндә район җитештерүчеләренең үз продукциясен кибет челтәрләренә ничек тәкъдим итә алуы көнүзәк булып тора. Артем Марс улы һәм Энже Ревил кызы фикер алышу мәйданчыкларында бу мәсьәләне җентекләп өйрәнделәр.
– Артем Марс улы, сез «Җитештерүчеләр һәм ритейл. Киштәгә чыгару» дискуссия мәйданчыгында катнаштыгыз. Бу нәрсәне аңлата?
– Ни өчен районда җитештерүче үз продукциясен ваклап сату челтәрләрендә тәкъдим итә алмый? Бу проблеманы күптән өйрәнәм, моңа зур игътибар бирәм, һәм болай дип җавап бирәм: «кереп» була. Тик монда башка мәсьәлә бар – эшмәкәр үзе әзерме? Чөнки озак вакытлы килешү буенча җитештерүчегә бөтен логистиканы җайга салу буенча зур җаваплылык йөкләнә. Мәсәлән, әлеге товар бернәрсәгә карамастан, сөйләшенгән вакытта киштәдә булырга тиеш.
– Сүз уңаеннан, инвестиция форумы барышында төбәк территориясендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган агросәнәгать кластеры проекты буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Агрокластерның төп максатларының берсе – барлык звеноларны, фермер-җитештерүчедән алып кибеткә кадәр, товар китерүче бердәм чылбырга тезү.
– Әйе, мәсәлән, «Магнит» фермер хуҗалыклар белән эшләүнең яңа моделен гамәлгә ашыра башлаячак. Фермерлар җитештерә, сәүдә челтәрләре сата, логистика мәсьәләсе ачык кала. Биредә эшмәкәр озак вакытлы килешү буенча продукциясен сәүдә челтәренә илтү белән я үзе шөгыльләнәчәк, я товарын уртак складка китерәчәк һәм аннан соң инде бу товар сату өчен кибетләргә озатылачак.
– Чишмә җитештерүчеләреннән шундый тәкъдимнәр бармы?
– Әлегә төгәл берни дә әйтә алмыйм, әмма без бу эштә ярдәм итәргә әзер. Мәсәлән, товар билгесенә (товарный знак) хокук алу белән бәйле мәсьәләне хәл итү мөһим. Һәм тагын бер момент – эшмәкәрләргә, икътисади күзлектән караганда, үз кибетен тоту авыррак – билгеле бер чыгымнар бар, бинага аренда хакының югары булуын гына исәпкә алыйк. Ә сату нокталарында, әгәр эшмәкәр даими рәвештә җитештерергә һәм тәэмин итәргә әзер булса, трафик җайга салынган инде.
Сөйләшүгә Энҗе Әхмәдуллина да кушылды:
– Мин үз чиратымда БР Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгының сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр белән сатып алу сессияләрендә актив катнашырга киңәш итәр идем. Сәүдә челтәрләре фермер продукциясен җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Иң мөһиме, югары сыйфатлы продукция җитештерү, товарның сыйфаты күренеп торырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә телим, эшкуарлык турында кабул ителгән барлык законнар эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән. Курыкмыйча үз эшеңне башларга һәм үстерергә кирәк. Шуны өстәп әйтим, фикер алышу мәйданчыкларында бизнесны яклау турында да сүз барды.
Искәртеп узабыз, бүген, 2 июньдә, «Рәсәй эшкуарлыгы көне»нә багышланган район чарасы узачак. Аның барышында район Мәдәният сараенда товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе һәм сату оештырылачак. Чара 16.00 сәгатьтә башлана.