Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
5 июнь 2023, 10:09

Планда – җитештерү эшчәнлеген арттыру

«Туклану үзәге» җәмгыяте «Социаль туклану өлкәсендәге предприятиеләр» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.

Планда – җитештерү эшчәнлеген арттыру
Планда – җитештерү эшчәнлеген арттыру

Уфада «Башкортстанның иң яхшы товарлары-2023» республика бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклану оештыручы предприятиегә республика дәрәҗәсендә лауреат исеме бирелде. Хәзер ул «Рәсәйнең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабында Башкортстан Республикасы данын яклаячак. Анда бөтен ил буенча бик күп предприятиеләр көндәшлек итәчәк.

– Конкурска мәктәптә укучыларга әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде. Башкортстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге безнең поселоктагы мәгариф учреждениеләренең стандартка туры килү-килмәвен, шулай ук җитештерү мәйданчыкларын, документларны җентекләп тикшерде. Нәтиҗәләр буенча безгә әлеге номинациядә җиңүче дипломы бирелде, – дип сөйләде «Туклану үзәге» җәмгыяте җитәкчесе Энҗе Әхмәдуллина.

Иң яхшы дип табылган предприятиеләргә бүләкләрне тантаналы рәвештә БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров тапшырды. «Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсының 20 елдан артык дәвам иткән тарихында 500дән артык предприятие катнашкан, дип билгеләп үтте ул. Нәтиҗәдә, республика югары сыйфатлы хезмәтләр күрсәтүче төбәк имиджына ия булды.

Моннан тыш, «Туклану үзәге» җәмгыяте 2014 елдан бирле «Рәсәйнең сыйфат йолдызы» бәйгесендә катнаша. Катнашучылар күп булуга карамастан, конкурс комиссиясе карары белән предприятие сыйфатлы сөт продукциясе җитештерү һәм белем бирү учреждениеләрендә социаль туклануны югары дәрәҗәдә оештыру, шулай ук үрнәкле хезмәт культурасы өчен лауреат исеме алды.

– Әлеге вакытта предприятиедә җитештерү эшчәнлеген арттырырга уйлыйбыз. Сентябрь аенда яңа продукция – балалар бакчалары өчен төрле эчлекләр белән варениклар һәм мәктәп укучылары өчен пилмәннәр әзерли башлыйбыз, – дип билгеләп үтте Энже Ревил кызы.

Искәртеп узабыз, компания республиканың 13 районында 650 белем бирү учреждениесен тәэмин итә, анда барлыгы 1 600дән артык хезмәткәр эшли.

– «Туклану үзәге» җәмгыяте җитәкчелеге һәм коллектив эшне үстерүгә күп көч куя, җитештерү куәте артканнан-арта, яңа эш урыннары барлыкка килә. Алар тырышлыгында

Чишмә районы республикадан читтә дә танылды. Яңа җиңүләр, тотрыклы үсеш, тугры партнерлар һәм ниятләнгән проектларның үтәлешен телибез! – дип предприятиене социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә котлаган район хакимияте башлыгы.

Планда – җитештерү эшчәнлеген арттыру
Планда – җитештерү эшчәнлеген арттыру
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: