Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
23 Май 2023, 10:09

Җитештерү эшчәнлеге артканнан-арта бара

Хезмәткәрләрнең көн дәвамында үзләрен ничек хис итүе турыдан-туры аларның эшчәнлегенә тәэсир итә һәм коллективта социаль климатны билгели. Чишмә районының «КРО» тегү производствосында да шулай дип саныйлар. 

Җитештерү эшчәнлеге артканнан-арта бара
Җитештерү эшчәнлеге артканнан-арта бара

Биредә Рәсәй тимер юллары, Газпромнефть кебек илнең әйдәп баручы предприятиеләре өчен махсус киемнәр тегәләр. Компания үз хезмәткәрләре өчен социаль юнәлешле бизнес юлын сайлый һәм уңайлы хезмәт шартлары тудыра.

Барысы да ерак 90нчы елларда зур булмаган тегү цехыннан башлана. Ә хәзер биредә җитеш-терү күләме артканнан арта, ай саен 2-3 мең берәмлеккә кадәр әзер продукция җитештерелә. Предприятиедә еллар дәвамында бердәм һәм тотрыклы коллектив барлыкка килгән. Тегүчеләрнең кайберсе ул ачылганнан бирле эшли. Предприятие тегү эше осталарын нәрсә белән җәлеп итә соң? Бу турыда тулырак итеп Алкин-2 авылындагы производство участогы начальнигы

Светлана Туманова сөйләде:

– Һәр хезмәткәргә эш хакының күләме һәм аның вакытында түләнүе мөһим. Безнең производствода хезмәт хакы күпме эш башкаруга карап түләнә. Моннан тыш, хезмәткәрләр өстәмә акча: бәйрәмнәргә һәм күп еллар эшләгән өчен премияләр, ел йомгаклары буенча «унөченче хезмәт хакы» алалар. Быел яз шулай ук туклануга ай саен акчалата компенсация бирелә башлады. Бу да гаилә бюджетына яхшы өстәмә.

Предприятие башка юнәлешләр буенча да чыгымнарны үз өстенә ала. Беренчедән, хезмәт-кәрләр юлга акча туздырмый, моның өчен вахта автобусы бар. Аның маршруты – Первомайский, Мирный, Таң, Языково, Самарино, Благовар һәм Чишмә. Икенчедән, хезмәткәрләр даими рәвештә эш бирүче хисабына медицина тикшерүе уза. Медицина учреждениесе белгечләре үзләре дә килеп участок территориясендә мобиль стационар урнаштыралар.

Безнең предприятие үз эшчеләренең квалификациясен күтәрү һәм махсус уку йортларында укыту өчен дә түли.

Эш урыннарына килгәндә, компания төп җитештерү чараларын модернизацияләү программасын тормышка ашыра, һәм бу операторларның эш шартларына уңай йогынты ясый. Иске үрнәктәге тегү машиналары күптән үткәндә калган. Хәзер цехларга заманча кисү һәм тегү җиһазлары урнаштырылган, шул исәптән төгәл операцияләр башкару өчен аерым җиһазлар бар, алар белән эшләү күпкә уңайлы.

Көнкүреш приборлары да производство җиһазларыннан «артта калмый». Ял бүлмәләрендә төшке ашны җылыту өчен микродулкынлы мичләр, азык-төлекне саклау өчен суыткычлар урнаштырылган. Санузелларда һәрвакыт, хәтта җәй, җылылык челтәрләрен ремонтланган чорда да, кайнар су бар.

Производство участогының барлык биналарында да ремонт эшләнгән. Стеналар заманча материаллар белән тышланган, асылмалы түшәмнәр куелган. Кабинетларда һәм цехларда кондиционерлар урнаштырылган, алар ярдәмендә кышын да, җәен дә уңайлы температура саклана. Бу җәйдә чигү участогына да кондиционер урнаштыру планлаштырыла.

Моннан тыш, «Экспертизалар үзәге» җәмгыяте белгечләре участокта квартал саен хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә йогынты ясаучы микроклимат күрсәткечләрен үлчәп торалар. Нәтиҗәдә, мөһим булганда, тиешле чаралар күрү турында карар кабул ителә.

Җитештерү эшчәнлеге артканнан-арта бара
Җитештерү эшчәнлеге артканнан-арта бара
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: