Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
16 Май 2023, 09:48

Тулы куәткә ремонт бара

Поселокның 4нче һәм 2нче, Шөнгәккүл һәм Иске Муса мәктәпләрендә «Мәгариф» гомумдәүләт проекты буенча тулы куәткә капиталь ремонт бара.

Тулы куәткә ремонт бара
Тулы куәткә ремонт бара

Шушы көннәрдә апрель аена эшләрне һәм материалларны финанслау өчен 4нче мәктәпкә – 13 267 245,62 сум; 2нче мәктәпкә – 7 603 743,60; Шөнгәккүл мәктәбенә – 9 101 936,08; Иске Муса мәктәбенә 5 414 656,80 сум күләмендә акчаларның бер өлеше бүленде.

Район мәгариф идарәлегендә аңлатуларынча, республика Мәгариф министрлыгы ай саен финанслау күләме буенча мәгълүмат ала. Мәктәпләрне капиталь ремонтлауда

катнашкан һәр оешманың эш графигы бар. Шуңа ярашлы алар киләсе айда якынча күпме сумма үзләштерә алуын әйтә. Мәгариф идарәлегендә бу мәгълүматларны туплап, министрлыкка рәсми хат җибәрәләр.

Поселокның дүртенче мәктәбендә 2нче һәм 3нче катларда тәрәзәләр куелган, әлеге вакытта беренче катта да шул эшләр тәмамланып килә. Шулай ук 2нче һәм 3нче катларда идәннәр җәелгән, стеналар штукатурланган, укучылар өчен санузеллар куелган бүлмәдә стеналарга кафель ябыштыра һәм идәнгә керамогранит җәя башлаганнар. Азык-төлек блогын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бинаның алгы ягы җылыткыч материал белән тышлана, майның икенче яртысында металл кассеталар белән тышлый башлау планлаштырыла.

Чишмә авылының икенче мәктәбендә бетон идәннәр җәелгән, стеналарны штукатурлау, тәрәзәләрне һәм электрүткәргечләрне алыштыру тәмамланып килә. Мәктәпнең алгы ягының 80%ы җылытылган, әлеге вакытта бу эшләр дәвам итә. Бу айның икенче яртысында аны металл кассеталар белән дә тышлау планлаштырыла.

Иске Муса мәктәбендә түбә алыштыру буенча эшләр тәмамланган диярлек, бинаның нинди төстәге материал белән тышланачагы хәл ителгән.

Эчке ягын буйыйсы гына калган.

Шөнгәккүл мәктәбендә бетон идәннәр җәелгән, стеналар штукатурланган, канализация һәм су үткәрелгән, тәрәзәләр куелган. Азык-төлек блогын төзекләндерә башлаганнар, ул цехларга бүленәчәк. Мәктәпнең алгы ягындагы стеналар җылыткыч материал белән тышлана, аның нинди төстә булуы район хакимияте белән килешенгән.

Тулы куәткә ремонт бара
Тулы куәткә ремонт бара
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: