Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
14 апрель 2023, 13:35

Чебиләр сату бизнесы

Чебиләр сату – сезонлы бизнес, чөнки аларга иң зур ихтыяҗ безнең республикада, бу очракта Чишмә районында, апрельдән июньгә кадәр. Бу хакта Шөнгәккүл авылыннан Салават Хисаметдинов белән сөйләштек.

Чебиләр сату бизнесы
Чебиләр сату бизнесы

Авылда яшәүчегә инкубатор алып эшкуарлык белән шөгыльләнергә мөмкинме? Төпле бизнес план булса һәм эшләр яхшы оештырылса, акча эшләп булачакмы? Бу хакта Шөнгәккүл авылыннан Салават Хисаметдинов белән сөйләштек.

– Бу вакытта халык кош-корт ала башлый, тиешенчә әзерлек булса, акча эшләп калырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Салават Хәләф улы.

Динара һәм Салават Хисаметдиновлар әлеге эшне 20 ел элек башлап җибәргәннәр. Электән икесе дә кошчылык фабрикасында эшләп, зур тәҗрибә туплаганнар, берсе – зоотехник, икенчесе котельныйда оператор булган. 2003 елда инкубаторда чебиләр чыгарып, үз бизнесларын башлап җибәрергә булганнар. Икенче елда ук инкубатор алып, чебеш сата башлаганнар. Күп тә үтми даими сатып алучылары да барлыкка килгән. 

– Кайвакыт файдасызга да эшләдек, чөнки нәтиҗә безнең тырышлыкка гына түгел, һава торышына, йомырка сыйфатына, азыкка да бәйле, – дип сөйли эш башлаулары турында эшкуар. – Соңгы вакытта йомыркаларны күрше Әлшәй районыннан сатып алабыз. Хәзерге шартларда чебиләр чыгару уртача 85 процент тәшкил итә. Ә бу сезонда бездә 87% булды. Үзебезнең участокта зур инкубатор кую өчен бина төзедек, ләкин аны тулысынча тутырмыйбыз, күпме сата алсак, шулкадәр генә чебеш чыгарабыз. Ә икенче абзар чебешләр өчен, анда төрле зурлыктагы – тәүлеклек яки бераз үстерелгән чебешләрне аерым асрыйбыз. Быел кош-корт өчен азык алу җиңелрәк – ашлык бәясе төште, катнашазык та, элекке елларга караганда, 25 процентка арзанрак булды, әмма завод концентратлары кыйммәт. Шунысы куанычлы, хәзер зур улыбыз Радмир да гаилә бизнесы белән җитди шөгыльләнергә карар итте. Ә кечесе Рамил – Уфа дәүләт авиация университеты студенты. Сезонда ярдәм итү өчен өстәмә 2-3 эшче алабыз, – дип билгеләп үтте Салават Хисаметдинов.

Алар күбесенчә Чишмә һәм күрше Благовар районнарыннан күмәртәләп сатып алучылар белән эшлиләр, алдан ук көне, проценты турында сөйләшәләр, сатуны планлаштыралар.

Шәхси хуҗалыклар гадәттә 30-50 чебешкә заказ бирә. Әлегә беркемнең дә зарланганы булмады, ди С. Хисаметдинов. Чөнки һәр бизнес, намуслы эшләгәндә генә, табыш китерә. Товарыңны бер ел гына түгел, озак вакыт сатарга ниятлисең икән, ул сыйфатлы булырга тиеш. Хисаметдиновлар мәгълүмат технологияләре гасырында начар репутациянең яхшылыкка китермәячәген белә.

Чебиләр сату бизнесы
Чебиләр сату бизнесы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: