Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
10 март 2023, 11:30

Күп функцияле булу таләп ителә

Чишмә районы республиканың инвесторларны җәлеп итүче муниципалитетларның берсе санала. Шушы көннәрдә район хакимиятендә эшмәкәрләр белән очрашу үтте.

Күп функцияле булу таләп ителә
Күп функцияле булу таләп ителә

Башкортстан башкаласына һәм «Урал» М-5 федераль трассасына якын урнашу бизнесны үстерү өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә. Чишмә районы хакимияте бизнес-шерифы Артем Бәдретдинов хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта М-5 трассасы участогында юл буе сервисының өч комплекслы объекты урнашкан. Якын киләчәктә Алкин тирәсендә тагын бер комплекс барлыкка килергә мөмкин, «Чишмә М-5» кунакханәсе дә үз хезмәтләре ассортиментын киңәйтәчәк.

Юл буе сервисын үстерү буенча проект инициативасы җитәкчесе Наил Фәйрүзов билгеләп үтүенчә, М-5 юлының Чишмә участогында машиналар хәрәкәте күп, тәүлеклек трафик 16 мең транспорт берәмлеген тәшкил итә.

– Әлеге трасса янындагы җир участокларына һәрвакыт зур ихтыяҗ булачак, юл буе сервисы инвесторларга тотрыклы керем китерәчәк. Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтелер. Инвесторлар өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә кертелгәч, дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итә ала Мәсәлән, салым преференцияләре бар, аларның җир участокларын торгида катнашмыйча алу, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасына чыгымнарны каплау өчен субсидия юллау мөмкинлеге бар (бу очракта 50 проценттан артык түгел). Кире кайтарылырга мөмкин булган чыгымнар суммасы 30 миллион сумнан артмый.

Бизнес-шерифлар һәм инвесторлар очрашуында трассаның Чишмә участогында юл буе сервисын үстерү буенча проектлар әзерләү барышында барлыкка килгән һәм барлыкка киләчәк проблемалар турында фикер алыштылар. Бизнесменнарга «Инвестицияләр сәгатендә» үз проектларын министрлыкка җибәрергә, арытаба аларны хөкүмәт сәгатендә тәкъдим итәргә кушылды.

Иң мөһиме, барлык проектларда да төрле юлчыларның (гаиләсе белән җиңел машинада ялга баручыларның да, йөк машинасы белән ерак юлга чыгучыларның да) ихтыяҗлары исәпкә алынырга тиеш. Һәркемнең тукталып ял итәсе, ерак юлга чыгучыларның йоклап, тамак ялгап аласы килә, шунда ук машинаны ремонтларга, бензин салырга, хәтта юлдан арыган сабыйлар белән балалар мәйданчыгында уйнап алырга мөмкинлек булса яхшырак. Шуңа күрә хәзерге вакытта юл буе сервисы комплексларының нәкъ менә шундый күп функцияле булуына игътибар бирелә. Әгәр болар исәпкә алынса, юлчыларның күбрәк тукталуына һәм чыгымнарның кире кайтарылуына өмет зуррак.

 

Күп функцияле булу таләп ителә
Күп функцияле булу таләп ителә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: