Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
14 февраль 2023, 12:53

Ярмидә май җитештерелә

Ярми авылында урнашкан «Башкортстан май заводы» җәмгыяте спредлар, катнаш майлар һәм маргарин җитештерү белән шөгыльләнә. 

Ярмидә май җитештерелә
Ярмидә май җитештерелә

400 квадрат метр мәйдан биләп торган әлеге предприятие элекке сөт заводы территориясендә урнашкан.

Чишмә районы җитештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче күп эшмәкәрләрне җәлеп итә. Беренчедән, ул башкаладан илле чакрым ераклыкта гына, икенчедән, М-5 федераль трассасы янәшәдә – логистика белән проблема юк.  Ә элекке сөт заводы бинасы май җитештерү  эшчәнлеге өчен бик уңайлы җирдә урнашкан.

– Завод авыр шартларда – 2020 елда пандемиянең иң кызган чагында эшли башлады. Берничә ел эчендә күп фирмалар банкрот булды. Әгәр Ярмидә сөт җитештерү белән шөгыльләнә башласак, безне дә шул хәл көтәр иде. Ул чакта һәм  хәзер дә, тиз бозыла торган азык-төлек җитештерүчеләргә эш алып бару бик авыр.  Шуңа күрә, базарны өйрәнеп, саклану вакыты алты ай тәшкил иткән маргарин һәм спред җитештерергә булдым, – дип аңлата үзенең әлеге эшкуарлык белән шөгыльләнүен «Башкортстан май заводы» җәмгыяте генераль директоры Айдар Әхкәмов.

Кызганычка каршы, Ярми  продукциясен Чишмә кибетләре киштәләрендә дә, тулаем республика буенча да очратып булмый – завод күмәртәләп сату базалары белән генә эшли. Товар фураларда бөтен Рәсәй буенча җибәрелә.

Айдар Әхкәмов билгеләп үтүенчә, чимал ил төбәкләрен-нән һәм Беларусь Республикасыннан сатып алына. Атнага бер тапкыр үсемлек, сыер майлары  китерелә һәм әзер продукция төяп озатыла.  

Әлегә предприятиедә нибары биш кеше эшли, күбесе Ярми авылыннан. Эшчеләр сменага ике-өч мең сум акча ала. Хезмәт хакы турыдан-туры үзләренә бәйле – эш көнендә никадәр продукция җибәрсәң, акчасы да шулкадәр булачак. Әзер продукция күләме тәүлегенә 10 тоннага кадәр җитә – мондый завод өчен бу яхшы күләм.

Киләчәктә җитештерү цехларын арттыру планлаштырыла. Моның өчен янәшәдәге җир участогын озак вакытка арендага алу турында килешү төзелгән. Мең квадрат метрлы модульле цех төзегәннән соң, яңа җиһазлар, шул исәптән суыткычлар да сатып алыначак. Бу чимал маен эретү цехы булачак. Чимал әлеге көндә читтән сатып алына, яңа цех төзелгәннән соң сыер һәм дуңгыз  маен рес-публика халкыннан сатып алу планлаштырыла. Бу җитештерү күләмен җәйге айларда да арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук көзгә яңа эш урыннары барлыкка килергә тиеш.

Ярмидә май җитештерелә
Ярмидә май җитештерелә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: