Чишмэ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
27 гыйнвар 2023, 10:14

Каветкада «Пирамидалы яр буе» булачак

Бу җәйдә Чишмә районында ял паркы – су өстендәге пирамидалар рәвешендәге ял йортлары ачылачак.

Каветкада «Пирамидалы яр буе» булачак
Каветкада «Пирамидалы яр буе» булачак

Табигать кочагында туризм оештыру өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган эшмәкәр Алик Газизов Ярми авыл Советы территориясендә спа парк төзи. Ике ел элек ул Каветка авылы янындагы буаны сатып алган һәм төзелеш эшләре башлаган. «Пирамидалы яр буе» дип аталган ял паркы әледән үк кунаклар кабул итүгә әзер дияргә мөмкин. Ял итүчеләр аерым торган өч йортта һәм тәрәзәләре буага караган ике катлы бинаның бүлмәләрендә урнаша алачак.

Пирамида рәвешендәге йортлар су өстендә тора – Калмаш елгасы буасы аша өйләргә таба күперләр салынган, шуларның өстенә йортлар төзелгән. Янәшә генә мунча, беседка, ризык әзерләү өчен тандыр куелган. Ике катлы бинадагы аерым номерларда да душ бүлмәсе һәм бәдрәф бар. Йортларга су кертелгән, канализация үткәрелгән, җиһазлар – караватлар, кухня, шкафлар һәм тумбалар куелган, гаилә белән ял итү өчен тәгаенләнгән өйләрдә ике катлы балалар ятагы урнаштырылган. Барлык шартлар да тудырылган, тирә-юньдә бик матур, каршыда калкулык күренә. Бу әлеге вакыттагы, кыш көннәрендәге матурлык, ә җәй исә бу урыннар бөтенләй оҗмахка тиңдер!

– Биредә ел әйләнәсенә ял итәрлек парк булыр, дип планлаштырабыз, анда елның теләсә кайсы вакытында кызыклы һәм уңайлы булачак. Кешеләр өйләрдә яшәү һәм матур күренешләргә соклану өчен генә түгел, ә актив ял итү өчен дә килерләр. Кышын шугалак эшләячәк, теләге булганнар каргизәрдә йөри алачак. Ә җәен көймәдә, катамараннарда йөрү оештырылачак, – дип планнары белән уртаклашты Алик Рабис улы. 

Алар ике катлы бина артында үз сәгатен көтә.

– Яр буен төзекләндерүне дәвам итәчәкбез, территорияне яшелләндерү планлаштырыла. Җәен сулыкны чистарту өчен буага балыклар җибәрергә булдык, – ди ул.

Районда туризмны үстерү өчен яхшы шартлар – күлләре, кечкенә елгалары, буалары булган матур табигать, тарихи һәйкәлләр бар. Район уңайлы урында урнашкан – миллионлы халкы булган республика башкаласы да якында гына.

 

Каветкада «Пирамидалы яр буе» булачак
Каветкада «Пирамидалы яр буе» булачак
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: