Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
13 гыйнвар 2023, 11:15

Арболит блоклар җитештерәләр

Арслан авылында «Соколов» хосусый предприятиесе агачтан төзелеш материаллары ясау белән шөгыльләнә, ә 2022 елда биредә калган йомычканы файдаланып арболит блоклар җитештерә башлаганнар.

Арболит блоклар җитештерәләр
Арболит блоклар җитештерәләр

Яшь эшмәкәрләр Никита Соколов белән Андрей Неведомый үз эшләрен өч ел элек ачканнар.

– Пилорама белән йорт сатылу турындагы игъланга тап булдык һәм эш башлау өчен аны сатып алырга уйладык, – ди Никита Николаевич. 

Егетләр студент чордан ук дус булганнар – Уфа ягулык-энергетика колледжында бергә укыганнар һәм күптәннән үз эшләрен ачу турында хыялланганнар.

Алар элекке эшләреннән китеп Уфадан авылга күченгәннәр һәм шәхси предприятие ачканнар. Ике ел эшләгәч җитештерү эшчәнлеген арттырырга уйлаганнар. Хосусый предприятиенең үз пилорамасы бар, анда сатып алучыларның заказы буенча төрле зурлыктагы һәм киңлектәге такталар, борыслар җитештерелә. Ярдырган агачтан бик күп йомычкалар артып кала. Бу эшкуарларны яңа идеяга этәрә  – алар калдыкларны әрәм итмичә блоклар ясарга булалар.

2022 елның апрель ахырында арендага зур ангар алалар. Арболит блоклар ясау өчен җиһазлар – ваклагыч һәм пресс сатып алына.

– Производствоны җайга салганчы бик озак ГОСТны, эш барышын, ингредиентларны өйрәндек, – ди Андрей Викторович. – Әлбәттә, төрле составларны, структураны сынап карадык. Нәтиҗәдә, бик уңышлы килеп чыкмаганын сатып алучыларга тәкъдим итеп булмый бит инде. Алардан без ике катлы бина төзедек. Беренче каты – эшчеләр өчен ял итү бүлмәсе, ә икенче катта кечкенә офис ясарга планлаштырабыз.

Хәзер инде алар, үзләре әйтүенчә, арболит блоклар җитештерү технологиясен ныклап өйрәнгәннәр. Вакланган йомычка тыгызлау өчен станокка салына, бункерга шулай ук цемент, махсус эремә кушып барысы бергә бутала. Бункердагы бу катнашма тибрәнеп тыгызлана, шуңа күрә блок эчендә куышлыклар калмый.

– Җитештерүне июнь аенда башлап җибәрдек һәм кара көзгә кадәр эшләдек. Блоклар биредә кипте. Мәйданнар зур, бина яхшы җилләтелә, әзер материалны манипулятор белән чыгарып заказ бирүчеләргә озатабыз. Шул рәвешле калган материалларны да әрәм-шәрәм итмибез, – дип тәҗрибәләре белән уртаклашты егетләр.

Алар эш урыннары да булдырганнар. Кышын биредә нибары биш кеше эшләсә, җәй айларында эшчеләр саны 10–12гә җитә.

Җиңел эш түгел, ләкин хезмәткәрләр эш хакыннан зарланмый.

– Җитәрлек түләмәсәләр монда эшләмәс идек, – ди Айдар Ганиев.

Без килгән көнне бригада пилорамада иде. Заказлар исемлеге аларның күз алдында эленеп тора.

– Заказ үтәлгән саен билгеләп барабыз, – ди Фәнүз Фәткуллин.

Элек ул механизатор булып эшләгән, ә колхоз таркалганнан соң эш урынын алыштырырга туры килгән. Монда ул пилорамда да, механизатор булып та хезмәт куя. Мөнир Сабитов – пилорамада агач эшкәртү остасы. Биредә бар эш механикалаштырылган, предприятиенең кирәкле җиһазлары, техникасы – фронталь төягечле «Т-150» тракторы,  эшчеләрне урманга эшкә илтү өчен «ГАЗ» һәм «УАЗ» машиналары, яллап алынган манипулятор бар. Эшчеләр дә, эшмәкәрләр дә арболит блокларны күптән түгел әзерли башласалар да, район һәм республиканың төрле торак пунктларында алар җитештергән блоклардан йортлар, мунчалар һәм башка биналар төзелү белән горурланалар.

– Федоровкада, Алкинда йортлар, Чишмәдә мунчалар, Арсланда каралты-кура төзүчеләр бар, – диләр алар.

Март аеннан биредә янә арболит блоклар ясый башларга планлаштыралар.

Арболит блоклар җитештерәләр
Арболит блоклар җитештерәләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: