Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
7 гыйнвар 2023, 15:13

Бордюр һәм брусчатка Чишмәдә ясалачак

Хезмәт кешесе һәвакыт игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Республика Башлыгы Радий Хәбиров та Дәүләт җыелышына Юлламасында хезмәт кешесенең тормышта мөһим урын алыпторуын ассызыклады һәм эшче һөнәрләрнең абруен төшермәскә өндәде.

Бордюр һәм брусчатка Чишмәдә ясалачак
Бордюр һәм брусчатка Чишмәдә ясалачак

Чишмә тимер-бетон заводында йөздән артык хезмәткәр эшли.
– Соңгы ике елда заводның кереме ике тапкырга артты, элек еллык күләм 150 миллион сум булса, узган ел ахырына 300 млн сумнан артып китте. Ике сменалы эшкә күчтек. Бордюр, брусчатка, бетоннан кирпеч ясау өчен яңа җиһазларга заказ бирдек, бер айдан соң әзер булыр, дип көтәбез. Хәзер яңа производство өчен цех әзерләнә, язын аны эшләтеп җибәрербез, дип уйлыйм, – дип хәбәр итте заводның генераль директоры Дмитрий Паламарчук.
Завод юл төзелешенә тимер-бетон җитештерүгә даими нигездә контрактлар төзи. Төп клиентлар – «Дортрансстрой», «Хотковский автомост», «ДЭП-103» җәмгыятьләре һәм башкалар. Парапет койма блоклары, стеналар, бетон торбалар, кәрниз балкалары, юл плитәләре кирәк. Санап үтелгәннәрдән тыш, төзелешкә субайлар кирәк, завод аның күләмен өч ел эчендә арттыра алды. Бүгенге көндә краннар, бетон цехлары яңартыла – заводта эш автоматлаштырылачак.
– Бирегә өч ел элек гади эшче булып килдем һәм әлеге вазифага кадәр күтәрелдем. Заводны яңартырга тырышабыз, элек булмаган әйберләрне ясыйбыз, – диде производство начальнигы Вәсил Хәсәнов.
Предприятиенең уңышлы эшләве коллективка бәйле, чишмәлеләр хезмәт сөючән һәм авырлыклардан курыкмаучы халык, дип саный Дмитрий Михайлович. Сер түгел, завод авыр чорны да кичерде, ләкин кайбер хезмәткәрләр эшкә тугры калды. Завод ачылганнан бирле эшләүчеләр дә бар. «Мин башта бу заводны төзедем, аннары биредә эшли башладым, тәүдә мастер, соңрак производство цехы начальнигы булдым, хәзер тәэмин итү бүлегенә күчтем», – дип сөйләде Гизәр Бәширов. Ул биредә 40 елдан артык хезмәт куя.
Завод җитәкчелегенең планнары зур – төзелеп бетмәгән биналарны яңартып кору, хәтта кластер булдыру ниятләнә.
– Без җитештерүне үстерү өчен федераль һәм республика программаларында катнашырга, ташламалы кредитлар алырга тырышабыз. Интернет-ресурсларда үзебезнең продукциягә реклама бирәбез, завод бренды танылсын өчен тырышабыз. Предприятиегә үсеш алу өчен мөмкинлекләр бар, перспективалар гаять зур, аларны мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырышачакбыз. Агымдагы елда без җитештерү күләмен тагын 20 процентка арттыру бурычын куябыз, – дип сөйләде
Дмитрий Михайлович.
Хезмәт хакы нинди, дигән сорау туар, мөгаен. Чишмә тимер бетон заводы хезмәткәрләренең эш хакы, биредә хәбәр итүләренчә, ике ел эчендә 32,5 процентка арткан.

Бордюр һәм брусчатка Чишмәдә ясалачак
Бордюр һәм брусчатка Чишмәдә ясалачак
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: