Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
6 гыйнвар 2023, 17:05

Илнур Гәрәев: Киләчәктә эшчәнлекне арттырачакбыз

Арслан авылында пластмасса савыт-саба җитештерү белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән «ОНЕСТ» җәмгыяте эшли.

Илнур Гәрәев: Киләчәктә эшчәнлекне арттырачакбыз
Илнур Гәрәев: Киләчәктә эшчәнлекне арттырачакбыз

Эшкуарлар тәүдә ике станок һәм өч пресс-форма белән Салават шәһәрендә эш башлаганнар. Соңрак Уфа районының Дмитриевка авылына килеп урнашканнар, ә 2021 елда җитештерү белән шөгыльләнү өчен Арслан авылы янында җир участогы сатып алганнар.
– Уңайлыкны – М-5 трассасына якын урнашуны исәпкә алып, район хакимиятенең һәм бизнес-шерифның эшкуарларга карата яхшы мөнәсәбәтен күреп, Арслан авылында төпләнергә карар иттек. Шулай да урын сайлауда чишмәлеләрнең хезмәт сөючәнлеге хәлиткеч роль уйнады. Бүгенге көндә компаниядә тирә-як авыллардан һәм поселоктан килеп 52 кеше эшли, – дип сөйләде Илнур Флүз улы.
– Менә бу пресс-форма дип атала, – диде ул җитештерү цехындагы яшь кенә кыз эшләгән станокка күрсәтеп. – Анда төрле формалар ясала. Операторга әзер продукцияне алырга гына кала. Ә биредә киптергечләр урнашкан, пластмассадан эшләнгән әйберләр анда алты-сигез сәгать буена 110 градус температурада кибә.
Эшкуарлар киләчәктә җитештерүне арттырырга һәм яңа цехлар төзергә планлаштыралар. Әйткәндәй, бер участок әзер инде – 1,5 мең квадрат метр мәйдан файдалануга тапшырылган, ә агымдагы елда тагын 850 квадрат метр төзелгән. Кече предприятие арытаба үсеш алу өчен 2021 елда дәүләт ярдәме алган. Ә быел Башкортстан
Республикасы сәнәгатен үстерү фонды җиһазлар сатып алуга субсидия биргән. Тиздән Кытайдан биш станок кайтарылачак.
– Алар куәтлерәк, универсаль һәм күп функцияле, – дип билгеләп үтте производство начальнигы Нәфис Солтанов.
Компания киләчәктә яңаэшли башлаган чордагы кебек чиләкләр, чүмечләр, ләгәннәр һәм бүлмә гөлләре өчен кашполар гына түгел, ә газ-нефть сәнәгате предприятиеләре өчен дә продукция җитештерергә планлаштыра.
Барлык материаллар үзебезнең илнеке, шуңа күрә көнбатыш санкцияләре эш барышына тәэсир итмәгән.
– Очрактан файдаланып, элек чит илләрдән кайтарылган товарлар ассортиментын тулыландырырга тырышабыз. Бездә пластмассадан әйберләр ясау өчен 75 төрле форма бар. Товарлар ассортиментын арттырырга планлаштырабыз, димәк, өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк, операторлар, мастерлар һәм башка белгечләр кирәк булачак. Киләсе елда җитештерү цехлары һәм склад биналары төзүне дәвам итәргә ниятлибез, – диде предприятиенең генераль директоры Илнур Флүз улы. – Эшкә теләге булган һәркемне кабул итәбез, яңа килгәннәр өчен стажировка курслары үткәрәбез, остазлар эшкә өйрәтеп, барысын да аңлатып һәм күрсәтеп бирәчәкләр. Шуннан соң гына хезмәткәр үзаллы эшли башлый. Ә бүгенге көндә эшләүчеләргә безгә ышанганнары өчен рәхмәт белдерәм, – диде ул.

Илнур Гәрәев: Киләчәктә эшчәнлекне арттырачакбыз
Илнур Гәрәев: Киләчәктә эшчәнлекне арттырачакбыз
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: