Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
16 декабрь 2022, 10:56

Пенсионер фермер булып киткән

Терлекчеләрнең бүгенге көндә төп бурычы – малларны җылыда асрау, ашату, шул рәвешле ит һәм сөт җитештерү үсешен тәэмин итү.

Пенсионер фермер булып киткән
Пенсионер фермер булып киткән

Чишмә хуҗалыкларында маллар кышлату ничек үтә? Бу юнәлештә проблемалар бармы?

Бу мәсьәләләргә «Заһидуллин КФХ» хосусый предприятиесе мисалында күз салыйк. Хуҗалык күп еллар сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Барысы да 2016 елда, Фәнил Шамил улы лаеклы ялга чыккач башланган. Заһидуллиннарның буш торган бер җир участогы була. Ул гаиләсе белән үз эшләрен ачу турында киңәшләшә. Фермер әйтүенчә, балалары, үзләре башка өлкәләрдә эшләсәләр дә, ата-аналарына ярдәм итәргә вәгъдә иткәннәр һәм сүзләрендә торалар. Фәнил Заһидуллин өч эшчене рәсми рәвештә эшкә алган. Мал азыгы әзерләгән вакытта булышучылар арта, туганнары – энесе, улы, кодасы да ярдәмгә килергә әзер.

КФХ карамагында 90 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 42 савым сыеры бар. Аларның яртысы инде бозаулаган. Бозаулар җылы абзарларда асрала.

Фәнил Шамил улы билгеләп үткәнчә, туклану рационы бик гади – печән, фураж, бераз салам һәм су.

– Әлегә үзебезнең производство юк, сөтне шәһәргә илтәбез, сыр ясаучылар сатып ала. «Нигә силос әзерләү белән шөгыльләнмисез?» дип сорыйсыз. Чөнки сыр ясаучыларга тәмле сөт кирәк, ә силос сөтнең тәмен дә, исен дә үзгәртә. Сыр җитештерүчеләрнең игътибарын нәкъ менә шул җәлеп иткән дә инде, алар безне үзләре эзләп тапты. Шуңа күрә сөтнең сыйфатын төшермибез, – дип сөйләде Фәнил Заһидуллин.

Фермер сөт сыйфатын гел игътибарда тота. Ул фильтр аша үтә, махсус аппаратта суытыла. Айга берничә тапкыр анализга тапшырыла һәм һәр сыерның сөте контрольдә тотыла. Сыр җитештерүчеләр моңа зур әһәмият бирә, чөнки җитештерелгән продуктның сыйфаты шуңа бәйле. Сөтнең майлылыгы дүрт процент тирәсе, аны үзләре илтеп бирсәләр, литры 45 сумнан була. Хуҗалык көн саен иртән 450 литрга кадәр сөт тапшыра.

Фермер 2,5 миллион сум грант алгач, күрше Чакмагыш районыннан 25 баш тана алып кайткан. Хәзер хуҗалыкта сыер абзары төзергә һәм терлек санын арттырырга планлаштыралар. Заһидуллиннар киләчәктә «Гаилә фермасы» программасында катнашырга да исәп тоталар.

Пенсионер фермер булып киткән
Пенсионер фермер булып киткән
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: