Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
12 декабрь 2022, 12:27

Тәпәрештә ашлык чистарту комплексы төзелде

Чишмә районында бөртекле культуралар орлыгын сортларга аеру һәм чистарту өчен тагын бер комплекс барлыкка килде. Аны крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Идиятуллин төзеткән.

Тәпәрештә ашлык чистарту комплексы төзелде
Тәпәрештә ашлык чистарту комплексы төзелде

Хуҗалыкның авыл читендә склад биналары белән гектар ярым җире булган. Бер ел элек ул шул тирәдә 1,5 гектарлы тагын бер участок – элек кирпеч заводы булган җирне рәсмиләштергән. Фермер күрше авылдагы складны да арендага алган. Биш складта 1500 тоннадан артык ашлык саклана. Быел «Идиятуллин Д. С.» крестьян-фермер хуҗалыгында бөртеклеләр уңышының биш мең тоннага кадәр җитүен исәпкә алганда, аны күмәртәләп сатып алучыларга, кошчылык фабрикаларына һәм сәүдәгәрләргә сатарга туры килгән. Ә элеваторлар бишенче класслы ашлыкны гына саклауга алган. Дамир Идиятуллин сүзләренә караганда, ул сыйфатын чагыштырып карау өчен ел саен берьюлы өч элеваторга анализга ашлык тапшыра. Уфада ашлыкны өченче класслы дисәләр дә, Дәүләкән һәм Чишмә элеваторлары бишенче класс буенча бәяләгән.

Аның сүзләренә караганда, ашлык чистарту комплексын төзү идеясе күптәннән булган. Ләкин ул үзенә бәйле булмаган төрле сәбәпләр аркасында әлеге ниятен озак еллар буена тормышка ашыра алмаган.

Дамир Сәгыйтьҗан улы агымдагы елның октябрендә Чишмә делегациясе составында Мәскәүдә үткән «Алтын көз-2022» агросәнәгать күргәзмәсендә катнашкан. Тиз арада төзелүче комплекслар кору белән шөгыльләнүче белгечләр белән дә шунда танышкан.

– Аннан кайтып берничә көн үтүгә Тәпәрештә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдык. 1 ноябрьдән идея тормышка ашырыла башлады. Воронеждан төзүчеләр килде. Эшләү өчен кирәкле барлык техниканы үзем бирдем. Нәкъ бер айдан объект куллануга тапшырылды, – диде хуҗалык җитәкчесе.  

«Идиятуллин Д. С.» крестьян-фермер хуҗалыгы проектын тормышка ашыруга якынча 10 миллион сум акча тотылган. Ашлык чистарту комплексы яңабаштан төзелгән. Анда бөртекле культуралар өч тапкыр чистартылачак. Воронежда җитештерелгән сепаратор урнаштырылган. Яңа җиһаз сәгатенә 50 тоннага кадәр ашлык чистарта ала. Бу хуҗалыкта булган уңышны тулысынча эшкәртергә һәм югалтуларга юл куймаска мөмкинлек бирә. Аның бурычы – арытаба бункерга яки складка сакларга салыначак ашлыкны чистарту. Ашлык чистарту комплексы уңышны сыйфатына карап өч категориягә: беренче һәм икенче сортларга аера, ә калдыклар башка урынга салына. Комплекс тулысынча тикшерү үткән. Көннәрнең салкын торуы сәбәпле әлегә эш туктап тора. Ләкин термометр баганасы 17 градуска кадәр җиткәч, ашлык чистарту буенча эш тулы куәтенә башланачак.

Эшләр тоткарлыксыз барсын өчен беренче эш итеп территориягә керә торган юлларны карау мөһим. Дамир Идиятуллин эшне ике километр озынлыктагы юлны капиталь ремонтлаудан башлаган. Кышка кергәнче әлеге участокка вак таш җәяргә өлгергәннәр. Яз көне җир кипкәч, ремонт дәвам итәчәк, ди ул.

Шушы көннәрдә 1500 тонна уңышны саклауга исәпләнгән 1400 квадрат метр зурлыктагы тагын бер склад бинасы төзелә башлаган. Объект яңа елга кадәр әзер булачак. Шулай ук киләсе җәйдә хуҗалыкта тагын ике объект – кирпеч заводының элекке биналары үзгәртеп корылачак, киләчәктә анда бер түбә астында 2200 тонна ашлык сакланачак.

Тәпәрештә ашлык чистарту комплексы төзелде
Тәпәрештә ашлык чистарту комплексы төзелде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: