Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
30 ноябрь 2022, 15:00

Шикәр заводында эш дәвам итә

2022 елгы шикәр чөгендере уңышының беренче партиясе Чишмә шикәр заводының чөгендер кабул итү пунктына 6 сентябрьдә үк килде. Чималны кабул итү бүген дә дәвам итә.

Шикәр заводында эш дәвам итә
Шикәр заводында эш дәвам итә

– Авыр йөк машиналары басуларга керә алмаган вакытта гына эшләрне туктатып тордык. Менә берничә көн элек тагын эш башланды. Бүгенге көндә чөгендер кабул итү пунктында 316 мең тонна татлы тамыр кабул ителгән, сезонга кимендә 600 мең тонна кабул итү планлаштырылган, – дип хәбәр итте «Чишмә шикәр заводы» җәмгыяте генераль директорының чимал буенча урынбасары Ринат Килдигулов.

Ул билгеләп үтүенчә, бөтен эш барышы автоматлаштырылган – басуда ук компьютерга барлык мәгълүмат: комбайнчының исем-фамилиясе, машинаның номеры, йөк тоннасы языла һәм QR-код белән чек бирелә. Чөгендер кабул итү пунктында машинаны әлеге код белән контролер каршы ала. Арытаба белгечләр китерелгән чөгендернең сыйфатын билгели, аннары чөгендер машинасы лабораториягә җибәрелә, биредә йөкнең авырлыгы, пычраклыгы һәм шикәрлелеге тикшерелә.

Быел татлы тамырларның шикәрлелеге узган елгыдан бераз түбәнрәк, әмма шактый югары булып кала – 19,6%. Заводта 44 хезмәткәр эшли, көн саен чимал төягән 250ләп машина кабул ителә.

– Күптән түгел чимал кабул итүне мәҗбүри туктатып торсак та, мондый очраклар өчен бездә 25 мең тоннага якын запас бар, завод чөгендер китерү тукталган арада да эшкәртүне дәвам итә. Чөгендер пунктында тамыразыклар кабул итүне киләсе ел башында төгәлләргә планлаштырабыз, ә завод гыйнвар уртасына кадәр эшләячәк, – дип хәбәр итте Ринат Җәвит улы.

Китерелгән шикәр чөгендере өч төрле өемгә: кыска вакытлы саклауга (ике атна эчендә эшкәртелергә тиеш), уртача тәүлеклек саклауга (15–30 көн) һәм озак вакыт саклауга салына.

Чөгендер белән күпчелек «Башкир-агроинвест» тәэмин итә, әмма аннан тыш шикәр заводында тагын 47 тәэмин итүче бар. Алар арасында «Агро-Альянс», «Үзәк» МТС  предприятиесе һәм башкалар. Чишмә районыннан тыш, чөгендерне Бүздәк, Чакмагыш, Благовар, Кушнарен районнарыннан да китерәләр. Республикадан читтә эшләүчеләргә килгәндә, Татарстанның 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе Чишмә шикәр заводы белән дә хезмәттәшлек итә.

– Чөгендер кабул итү пункты – ул шикәр чөгендерен эшкәртү процессында беренчеләрдән булып катнашучы бүлек. Завод җитәкчелеге планнарына килгәндә, ул чөгендер юу цехын, пычрак суларны чистарту станциясен һәм чөгендер түбе (жомы) бүлеге җиһазларын тулысынча алыштыру, – дип хәбәр итте заводның генераль директоры Юрий Баримбойм.

Аның сүзләренә караганда, илдәге һәм дөньядагы хәлләр экспортка, беренче чиратта, гранулалы жом сатуга нык тәэсир иткән.

Шикәр заводында эш дәвам итә
Шикәр заводында эш дәвам итә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: