Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
29 ноябрь 2022, 12:05

Калдыклардан ашлама ясыйлар

Арслан авылындагы «РИЧМАН-Минерал» җәмгыяте үсемлек эшкәртүдән соң калган продукттан минераль ашламалар ясау белән шөгыльләнә. Җитештерү тулысынча автоматлаштырылган.

Калдыклардан ашлама ясыйлар
Калдыклардан ашлама ясыйлар

Үз бизнесын Илшат Байегетов 2017 елда башлап җибәргән. Чишмә май экстракцияләү заводында көнбагыш кабыгыннан гранулалар ясап фасовкалау белән шөгыльләнгән. Өеме белән сатып алганнар да, шунда ук төяү өчен уңайлы тоткалары булган зур полипропилен капчыкларга тутырганнар.

Ләкин соңыннан завод көнбагыш кабыгын яндыра башлаган һәм күп күләмдә көл генә өелеп калган. Илшат Илдус улы аны пробага алып, анализга тапшырган. Ул, бу бик яхшы ашлама дигән, карарга килгән (көлне һәрвакыт игенчелектә кулланганнар, ә сәнәгать өчен аннан поташ (калий карбонат) ясаганнар, һәм ул XX гасырга кадәр Европада иң мөһим химик реагентларның берсе саналган, ә Рәсәй аның белән тәэмин итү буенча дөньяда монополист булган).

Көнбагыш көлендә калий карбонат күп, ә ул авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен мөһим матдә. Ләкин тузан кебек көлне куллану җиңел булсын өчен аңардан түгәрәк шарчыклар ясарга кирәк була. Шуңа күрә яшь эшкуар көлне грануллаштыру технологиясен уйлап таба. Әлегә кадәр Рәсәйдә мондый технология булмый. Станок янына үзе басып, төрле ысулларны кулланып карый, өйрәнә. Шулай итеп технологияне җайга салып җибәрә. Арендага җир ала, аны авыл хуҗалыгы категориясеннән (элек колхоз ындыр табагы булган) сәнәгать җирләре категориясенә күчерелгәч сатып ала һәм җитештерү өчен бина төзи.

Хәзер биредә үз эшләрен яхшы белгән хезмәткәрләр эшли. Барысы да хәвефле сәнәгать калдыклары белән эш итү буенча квалификация күтәрү институтында белемнәрен камилләштергәннәр.

– Без, асылда, сәнәгать калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнәбез, чөнки без гранулалар ясый торган көл – Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә  күзәтчелек хезмәте линиясе буенча дүртенче класс хәвефлелектәге матдә. Бездә аны җыю, ташу һәм утильләштерү, законлы рәвештә әлеге бизнес белән шөгыльләнү өчен лицензия бар. Башкача әйткәндә, калдыкларны хуҗалык әйләнешенә кире кайтарабыз, – ди Илшат Илдус улы.

Предприятиедә безне производство начальнигы Дамир Галиев каршы алды, ә линиядә смена мастеры Артур Хафизов эшли иде. Биредә барлыгы җиде кеше хезмәт куя.

– Предприятие ел әйләнәсе эшли, кышын-җәен товар әзерлибез, ә көз һәм яз айларында сатуга чыгарабыз. Эш сменалы. Эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган: ял итү өчен җылы бина, душ, ашханә бар, – ди производство начальнигы Дамир Галиев.

Быел «РИЧМАН-Минерал» җәмгыяте җитештерүне арттырган, күптән түгел икенче линия эшләтеп җибәрелгән. Эшмәкәр Башкортстан Республикасының Лизинг фондына һәм «Минем Бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать иткән, дәүләт ярдәме белән технологик җиһазлар һәм төягеч сатып алган.

Предприятие бөтенрәсәй һәм халыкара тармак күргәзмәләрендә актив катнаша. «РИЧМАН-Минерал» җәмгыяте үз продукциясен Мәскәү һәм Ставрополь өлкәләрендә, Идел буенда, Краснодар краенда, хәтта Камчаткада сата. Соңгы вакытта минераль ашламаны район аграрчылары – фермерлар, «Нерал-Чишмә» хуҗалыгы да сатып ала.

Эшмәкәрләр киләчәктә вак төргәкләр ясау цехын да ачарга ниятли, ул чакта аларның продукциясен бакчачылар да сатып алалыр һәм яңа эш урыннары да барлыкка килер иде.

Калдыклардан ашлама ясыйлар
Калдыклардан ашлама ясыйлар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: