Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
14 ноябрь 2022, 17:08

Планда – заманча җиләк-җимеш саклагыч төзү

Чишмә җиләк-җимеш питомнигына нигез салынуга 70 елдан артык вакыт үткән, совет чорында ул бөтен республикага дан тота, аннары әкренләп ташландык хәлгә килә.

Планда – заманча җиләк-җимеш саклагыч төзү
Планда – заманча җиләк-җимеш саклагыч төзү

2019 елның маенда ул шундый хәлдә «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыяте карамагына тапшырыла.

– Шул ук елны интенсив типтагы беренче алма бакчасына нигез салынды. Бүгенге көндә безнең җиләк-җимеш питомнигында 60 гектарда алмагачлар утыртылган. Шул рәвешле утыртылган алмагачлар өченче елга, ә инде тулы көченә «гомере»нең җиденче елына җимеш бирә башлыйлар. Унынчы елда инде алмагачлар күпләп уңыш бирә һәм бу биш ел дәвам итә, аннары бакча әкренләп «сүнә». Бакчаның гомере, күп дигәндә, 25 ел, – дип аңлатты «Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» җәмгыяте директоры урынбасары Вадим Әхмәдуллин.

Гадәти алма бакчасында алмагачлар арасы 3–4, кайчагында биш метр булса, интенсив технологияләр ярдәмендә үсентеләр еш утыртыла: рәтләр арасы – 4 метр, ә рәттәге алмагачлар арасы метр ярым тәшкил итә. Шул рәвешле утыртылган агачлар мул уңыш бирә, шул ук вакытта аз урын алып тора. Биредә алмагачларның алты сорты үсә: буйлы-буйлы әнис, гади антоновка, башкорт чибәре, Мәскәү грушовкасы, папировка кызы, спартак.

Бакча җиләгенә килгәндә, ул традицион ысул белән 35 гектарда, заманча технологияләр буенча сигез гектарда утыртылган.

Питомникның мәйданы бүгенге көндә 390 гектар тәшкил итә. Җиләк-җимеш питомнигы коллективы 45 хезмәткәрдән тора, сезонлы эшчеләр саны 200гә кадәр җитә. Вакытлыча эшләүче хезмәткәрләр җиләк, алма, карагат, кара миләш, сырганак җыюга, чүп үләннәрен утауга җәлеп ителә. Бүгенге көндә питомник паркында ун трактор, асылмалы техника, тырмалар, сиптергечләр, культиваторлар һәм башка төрле техника бар.

Тамчылап сугару (су сибү) кулланыла, бу экономиялерәк (су 3–4 тапкыр кимрәк кулланыла) һәм үсентеләр үсүенә уңай йогынты ясый.

– Быел 2019 елда утыртылган алмагачлардан 10 тоннага якын беренче уңыш алдык. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлегә мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына җибәрелгән алма бик аз, бу күләмне берничә тапкырга арттыру мөһим. Киләчәктә алма уңышы артачак, җиләк-җимеш саклау өчен заманча саклагычка ихтыяҗ туачак, – дип ассызыклады Вадим Шамил улы.

Искәртеп узабыз, Чишмә җиләк-җимеш питомнигы Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлангычында интенсив типтагы алмагач бакчаларына нигез салу буенча төбәкнең инвестиция проектында катнаша.

Планда – заманча җиләк-җимеш саклагыч төзү
Планда – заманча җиләк-җимеш саклагыч төзү
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: