Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
11 ноябрь 2022, 10:36

Көнбагыш уру авыр бара

Чишмә май экстракцияләү заводы – күпләргә таныш район бренды. Әлеге вакытта анда чимал әзерләү һәм эшкәртү мизгеле ничек бара?

Көнбагыш уру авыр бара
Көнбагыш уру авыр бара

– 2021 елның сентябреннән 2022 елның августына кадәр барган узган сезон турында сөйләсәк, ул безнең өчен уңышлы үтте, коллектив бердәм эшләде, табыш та яхшы булды. Зур күләмле аванслау уздырылды, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чәчү кампаниясенә ике миллиард сумнан артык акча бирелде, ә бурычларын алар хәзер көнбагыш белән кайтара. Быел, һава торышы тотрыксыз булу сәбәпле, көнбагыш уру авыр бара. Башкортстанда чәчүлекләрнең күпмедер өлеше басуларда «кышларга» калыр, мөгаен. Бу минем хәтеремдә өченче очрак, – дип үз фикерен белдерде «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов.

Ул һава шартларының көнбагыш сыйфатына тәэсир итмәвен, орлыкларның майлы булуын ассызыклады.

Заводта кадрлар проблемасы юк, чит ил машиналарын йөртүчеләрне генә табуы кыен. Предприятиедә яңа килгән хезмәткәрләрне эшкә өйрәтү яхшы оештырылган, алар остазлары ярдәмендә стажировка үтә. Хәтта стажлы белгечләр дә белемнәрен камилләштерә, имтиханнар тапшыра, үз разрядын раслый, имтиханны уңышлы үтүчеләр бүләкләнә, ә бирә алмаучылар яңадан тапшыра. 2022 елның 1 ноябренә хезмәткәрләр саны 564 кеше тәшкил итә.

Хәзерге вакытта май җитештерү һәм экстракцияләү цехында тәүлек саен 1000 тоннага кадәр көнбагыш орлыгы эшкәртелә. Көнбагыш үзебезнең республикадан гына түгел, ә башка төбәкләрдән – Самара, Саратов, Ульяновский өлкәләреннән, Алтайдан китерелә. Әлегә кирәкле чималның 50 проценты әзерләнгән.

Составына «Чишмә май экстракцияләү заводы» кергән холдинг 2006 елдан бирле 300 яңа тимер юл вагоны сатып алган, бу тимер юлларның товар ташу өчен актив кулланылуы турында сөйли.

– Майонез җитештерүче партнерыбыз белән эшләр җайга салынды, көнбагыш маеның бер өлешен ул ала. Безнең май илнең барлык төбәкләрендә сатыла. Рапс маен Кытайга да озатабыз. Мәсәлән, 2021 елда 4,4 мең тонна сатылды. Ә быел сентябрьдән башлап яңа уңыштан җитештерелгән май озатыла. Якынча 7 мең тонна җибәрү планлаштырыла.

Безнең кулланучылар шулай ук якын чит илләр – Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Беларусь, алар көнбагыш һәм рапс түбе, гранулалы көнбагыш кабыгы, шулай ук яңа продукт – көнбагыш һәм рапс мае катнашмасы белән тәэмин ителә. Көнбагыш маен экспортка чыгаруга килгәндә, эчке базарга йөз тотабыз, шуңа күрә моның белән проблема юк, – дип сөйләде Айдар Вәгыйз улы.

2020 елда 279 мең тоннадан артык көнбагыш, 14 мең тоннадан артык рапс эшкәртелгән, 121 мең тонна көнбагыш мае, 5,9 мең тонна рапс мае җитештерелгән; 2021 елда 289,7 мең тонна көнбагыш, 14,5 мең тонна рапс эшкәртелгән, 130 мең тоннадан артык чистартылмаган көнбагыш мае, 6,1 мең тонна рапс мае алынган. 2022 елның гыйнвар-октябрь айларында якынча 205 мең тонна көнбагыш, 38,8 мең тонна рапс эшкәртелгән, 91 мең тоннадан артык чистартылмаган май, 16,8 мең тонна рапс мае җитештерелгән.

Көнбагыш уру авыр бара
Көнбагыш уру авыр бара
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: