

Генераль директорның ашлык киптерү комплекслары буенча урынбасары Павел Гуров аңлатуынча, Калмаштагы ашлык чистарту комплексында бишәр мең тонна ашлык сыйдырышлы ун силос бар. Аларның алтысы эшләп тора һәм ашлык белән тулган диярлек, ә дүртесенә эшчеләр һәм төзүчеләр транспорт җиһазларын тоташтыра, алары да сентябрь ахырына кадәр бодай белән тулачак. Әлегә игеннәр Калмаштагы ашлык чистарту комплексында яки хуҗалык бүлекчәләрендәге складларда һәм мәйданчыкларда сакланачак. Һәрхәлдә, әлегә аларны сату турында сүз бармый.
Фураж ашлыгы исә катнашазык җитештерү өчен Дәүләкәнгә икмәк ризыклары комбинатына озатыла.
Калмашта иген орлыгы да эшкәртелә, моның өчен заманча җиһазлар – «Cimbria» ашлык чистарту машинасы, триер блоклары һәм орлыкларның төсенә карап бозылган булуын билгеләүче һәм иләк аша үткәрүче фотоэлектрон сепаратор урнаштырылган. Ашлык биреп тору линиясе барлык кирәкле операцияләрне башкарырга, аны этаплап чистартуга, эшкәртүгә, киптерүгә, саклауга җибәрергә һәм кирәк булганда төяп озатырга мөмкинлек бирә.
Күптән түгел комбинат территориясендә авария була калса, техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен генератор куелган. Июль аенда яңа лаборатория бинасы файдалануга тапшырылган. Бирегә китерелгән ашлыкның дымлы, чүпле булуы, нинди класска туры килүе, хәтта тере организмнар булу-булмавы да тикшерелә.
Бодайның иртә һәм соң өлгерә торган сортлары вакытында урып алына. Бүгенге көндә ашлык саклау проблемасы кискен тормый.
«Башкир-агроинвест»та икешәр йөз тонна иген сыешлы яңа ашлык саклау технологиясе дә кулланыла. Бу ысул үзен уңай яктан күрсәткән. Ашлык анда вакуум төргәктәге кебек саклана. Калмаш авылының ындыр табагында якынча өч мең ярым тонна ашлык өемнәре рәт-рәт булып саклауга салынган. Аларда төрле классификацияле ашлык саклана.
«Башкир-агроинвест» җәмгыяте республика территорияләрендә 100 мең гектардан артык мәйданда күп төрле культуралар үстерә. Ә Калмаштагы ашлык чистарту комплексы асылда исә бер культураны – азык бодаен эшкәртүгә махсуслашкан. Ул арытаба хуш исле икмәк һәм камыр ризыклары рәвешендә безнең өстәлләр түрендә урын алыр.