Чишмэ
+14 °С
Облачно
Икътисад һәм без
8 Июля 2022, 06:20

Зур ярдәм күрсәтте

Якташыбыз, Стәрлетамак шәһәр округы хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов туган ягына зур ярдәм күрсәтте – Алкин һәм Лесной авыл Советлары биләмәләренә төзекләндерү өчен сертификатлар тапшырды.

Зур ярдәм күрсәттеЗур ярдәм күрсәтте
Зур ярдәм күрсәтте

Рөстәм Газизов Чишмә районының Узытамак авылында туган. Үз вакытында Уфа шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары булган.

Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева 70 мең сумлык сертификатны Узытамак авылы зираты коймасын ремонтлау өчен төзелеш материаллары сатып алуга кулландык, дип хәбәр итте. 

Лесной авыл Советында Алкин-2 авылы территориясен тәртипкә китерү өчен триммер, куаклар кисү өчен чалгы һәм бензопычкы сатып алганнар.

– Бу Рөстәм Фәрит улының тәүге ярдәме генә түгел, узган елда да ул үзе укыган мәктәпкә һәм әнисе эшләгән балалар бакчасына сертификатлар тапшырды, – диде Лесной авыл Советы хакимияте башлыгы Ринат Кулбаев.  

Туган якка ярдәм итү – изге эш, чөнки кеше игелекле гамәлләре белән генә ихтирамга лаек.

 

Зур ярдәм күрсәтте
Зур ярдәм күрсәтте
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас