Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
28 Май 2022, 15:57

Маллар җәйләүгә чыкты

Терлекчеләр өчен чын җәй кайчан җитә? Маллар көтүлекләргә чыккач. Шушы көннәрдә «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы Чишмә бүлекчәсенең Чувалкип фермасында да маллар җәйләүгә чыгып үлән утлый башлады.

Маллар җәйләүгә чыкты
Маллар җәйләүгә чыкты

Терлекчеләр өчен чын җәй кайчан җитә? Маллар көтүлекләргә чыккач.

Шушы көннәрдә «Үзәк» МТС предприятиесенең «Нива» Кырмыскалы филиалы Чишмә бүлекчәсенең Чувалкип фермасында да маллар җәйләүгә чыгып үлән утлый башлады.

– Үләннәр җитәрлек, су да бар – буалар тәртипкә китерелде. Бүген кичке савым Романовка авылы янындагы җәйге лагерьда узачак,  – дип хәбәр итте бүлекчә управляющие Илгиз Ишмаев. 

Сусыл үлән мул сөт алу өчен бер шарт булып тора. Хуҗалыклар нәкъ менә язгы-җәйге көтүлек чорында бер еллык сөтнең яртысыннан күбрәген савып алалар. Сусыл һәм яшел үлән савымнарны арттырырга ярдәм итә. Сөтчелек фермасында 197 савым сыеры бар. Бүгенге көндә Чувалкип фермасында тулаем савым якынча өч тонна тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, югары сортлы сөтнең майлылыгы – 3,9%, ә аксымның масса өлеше 3,0% тәшкил итә. 

Маллар өчен җәйге лагерь саву җайланмалары, суыту җиһазлары һәм су белән тәэмин итү системасы белән җиһазландырылган. Кайнар су өчен титаннар да урнаштырылган. Җәйге лагерьга күчкәнче берничә көн кала өмәләр оештырылган. Территория җыештырылган, барлык биналар, сыер саву урыннары, механизмнар тикшерелгән.

– Күрше хуҗалыклар белән тату яшибез. Әйтик, бүген фермер Дамир Идиятуллинга титанны һәм суыту җайланмаларын бинага күчерү өчен берничә сәгатькә техника сорап мөрәҗәгать иттем. Ул ярты сәгатьтән соң кирәкле бөтен әйберне җибәрде.

Фермаларда эшләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган – җәйге лагерьга алып килү оештырылган, ял итү өчен бүлмәләр бар. Эш киеме, резин итекләр, перчаткалар бирелә, шулай ук юу һәм зарарсызландыру чаралары белән тәэмин итәбез, – диде Илгиз Рәдиф улы.

Ә фермада якын арада механик чистарту эшләре башланачак һәм терлекчелек биналарын ремонтлауга керешәчәкләр.

Маллар җәйләүгә чыкты
Маллар җәйләүгә чыкты
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: