Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
19 Май 2022, 10:14

Юллар һәм инвестицияләр

Республика йортында узган киңәшмәдә төбәкнең сәнәгать җитештерү күрсәткечләре, кредитка сәләтлелек рейтингы, юлларны ремонтлау һәм башка төрле социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре турында сүз барды.

Юллар һәм инвестицияләр
Юллар һәм инвестицияләр

Киңәшмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

Республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итүенчә, «Эксперт РА» агентлыгы Башкортстанның кредитка сәләтлелеге дәрәҗәсен ruАА+ шкалаcы буенча раслады. Рейтинг буенча фараз тотрыклы.

– Бу барыбыз өчен дә зур казаныш. Мондый бәя безнең тарафтан тормышка ашырылган финанс сәясәтенең нәтиҗәлелеген, икътисадның һәм бюджетның тышкы факторларга тотрыклылыгын күрсәтә. Башкортстан – куәтле ягулык-энергетика тармагы һәм нефть химиясе комплексы булган борынгы нефть чыгару төбәкләренең берсе – нефть табу буенча Рәсәйдә беренче унлыктабыз. Без – химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге. Республика икътисады эшкәртүгә һәм сәүдәгә йөз тота; сәнәгать тулаем төбәк продуктының 30 проценттан артыгын формалаштыра, – диде Андрей Назаров. 

Аның сүзләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме – 364,9 миллиард сум, бу, 2020 ел белән чагыштырганда, 9,3 процентка артыграк. Рейтинг агентлыгы экспертлары бәяләвенчә, Башкортстанда узган ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 2 триллион сум тәшкил иткән, ул 2020 елга караганда 4,2 процентка артыграк.

Бу төбәктәге предприятиеләрдә җитештерү куәтләренең артуы белән бәйле. 2022 елның гыйнвар-март айларына статистика буенча, республикада сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына карата 110,1 процент тәшкил иткән.

Бүгенге көннең мөһим һәм көнүзәк мәсьәләләренең берсе – төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге машина юлларын ремонтлау. Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев барлык эшләр дә план буенча бара, дип хисап тотты. 15 майга кадәр чокырларны цифрлаштыру эшләрен төгәлләү планлаштырыла.

– Юл хезмәткәрләре план буенча ремонт эшләренә керештеләр дә инде – тигез булмаган юл участокларын фрезлар белән кисәләр, аннары яңа асфальт җәяләр. Моннан тыш, юллардагы чокырларны ямау эшләре актив бара – без аны 15 июньгә тәмамларга планлаштырабыз, – диде спикер.

Радий Хәбиров юлларны карап тоту – республика халкы өчен мөһим тема, дип билгеләп үтте һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә чакырды.

Юллар һәм инвестицияләр
Юллар һәм инвестицияләр
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: