Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
22 апрель 2022, 16:17

Хәерле юл, игенче!

Чишмә районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. 12 апрельдә басуларга тәүгеләрнең берсе булып «Башкир-агроинвест» җәмгыяте механизаторлары чыкты. Алар уҗым культураларын тукландыра һәм дым каплата башладылар.

Хәерле юл, игенче!
Хәерле юл, игенче!

20 апрель иртәсендә әлеге җәмгыятьнең Чишмә бүлекчәсе 72 гектарда борчак чәчте. 206 гектар мәйданда чәчү алдыннан культивация эшләнде, 724 гектар җир тырматылды, 626 гектар мәйдандагы сабан бодаена минераль ашламалар кертелде. 

– Түбән Хаҗәт авылы янындагы басулар комлы, тиз кибә, шуңа күрә ел саен чәчүне биредән башлыйбыз, – диде Чишмә бүлекчәсе управляющие Марс Фәйзуллин. – Агрономнарыбыз көн саен басуларның әзерлеген тикшерә. Бездә туфрак температурасын күрсәтә торган прибор бар. Менә хәзер биредә 9,8 градус (белгечләр фикеренчә, язгы чәчүне туфрак температурасы 7–8 градус булганда башларга мөмкин).

Берничә ел эшләү дәверендә кырларның торышын беләбез. Шуңа күрә агрегатларны алдан ук китереп куябыз. Әлегә кырда бер комплекс эшли, бүген тагын икесе чыгачак.

Басуда куәтле «Джон Дир» тракторына тагылган чәчү агрегатлары белән Илмир Булатов идарә итә. Ул 1997 елдан бирле механизатор булып эшли, ә «Башкир-агроинвест» җәмгыятенә килүенә өч ел булган, шуңа күрә тәҗрибәсе җитәрлек. Аның алмашчысы Салават Аллагулов 20 апрельдә төнге сменада 47 гектар чәчкән. Агрегатларны орлыклар һәм минераль ашламалар белән Азат Каюмов тәэмин итеп тора. 

– Уҗым культуралары әйбәт кышлады, тик кайбер урыннарда барыбер яңадан чәчәргә туры киләчәк, чөнки көз коры булды. Чәчү кампаниясенә 12 агрегат әзерләдек. Шуларның алтысы бөртекле культуралар чәчү өчен, дүрт агрегат шикәр чөгендере чәчүгә җәлеп ителәчәк. Ике агрегат кукуруз чәчәчәк, – диде Марс Флүр улы.

Сүз уңаеннан, «Башкир-агроинвест» татлы тамырларны киләсе атнада ук чәчәргә планлаштыра. Быел шикәр чөгендере мәйданнары 600 гектарга артты (2021 елда 2800 гектар булса, быел 3400 гектарга кадәр җиткерергә планлаштыралар), шулай ук бөртекле культуралар чәчү мәйданы да артачак.

 

 

Безнең белешмә

Район авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, бу язда район кырларына дым каплату өчен 93 агрегат, шул исәптән 14 чәчү комплексы чыгачак (57се – туфрак эшкәртүгә, 58се – бөртекле культуралар чәчү өчен), 55 агрегат сызма культуралар чәчүдә катнашачак.

Хәерле юл, игенче!
Хәерле юл, игенче!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: