Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад һәм без
6 апрель 2022, 11:10

Агач белән эшләү – үзе бер ләззәт

Һәр кеше табигате белән матурлыкка омтыла, диләр. Агач шул матурлыкны тудыру өчен иң җайлы материалларның берсе. Күптән түгел Алкин шифаханәсе авылында яшәүче Алия Нәбиуллина «Eco_urman_ufa» дип аталган үз остаханәсен ачкан. 

Нәбиуллиннар: хәзер эко-товарлар популяр, аларга ихтыяҗ кимемәс
Нәбиуллиннар: хәзер эко-товарлар популяр, аларга ихтыяҗ кимемәс

Алия белән Денис студент чакта, Уфа дәүләт нефть техник университетының архитектура-төзелеш факультетында укыганда танышканнар. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң яшь гаилә Алкин шифаханәсе авылында яши башлаган. Денис белгечлеге буенча эшкә урнашкан. Ә Алия балалар тәрбияләгән: башта Данияр, ике елдан соң икенче уллары Дамир туган. Хәзер аларга алты һәм дүрт яшь. 

– Мин һәрвакыт үз эшемне ачарга хыялландым, планнарым зурдан иде, әмма, кызганычка каршы, акча булмау сәбәпле, алар тормышка ашмый кала килде. Әмма шулай да җаен таптым, интернетта үз эшеңне ачу өчен социаль контракт (АСПК) нигезендә адреслы социаль ярдәм алу мөмкинлеге булуын белдем. Эшкә тотындык – кирәкле документларны җыеп Күп функцияле үзәккә тапшырдык, бизнес-план төзедек; аннары мин аны Чишмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге комиссиясе алдында якладым. Идеямне хупладылар һәм мин 250 мең сум башлангыч капитал белән тәүге эшемне ачтым. Агач әйберләр ясау станогы, эш кораллары һәм материаллар сатып алдым. Ике ай элек эшне җайга салдым, – дип сөйләде Алия Фаил кызы.

Ул башта «ArtCam» һәм «AutoCAD» программалары аша үзе ясаячак әйберләрнең проектын төзи, арытаба аны станокта кисеп ачкычлар һәм медальләр элә торган тартмалар, тәлинкәләр, уенчыклар һәм кечкенә сувенир йортлар ясый.

– Аларны интернет-сервис аша сатам, күпләр безнең турыда бер-берсеннән ишетеп беләләр, – диде Алия.

Малтабарлык – җитди эш, шуңа күрә Нәбиуллиннар әлеге вакытта сайт булдыру өстендә эшлиләр, киләчәктә интернет-кибетләр аша сәүдә итә башлаячаклар. Алар быел җәй участокта хуҗалык блогы төзергә, ярдәмчеләр алырга, киләчәктә шәһәрдә офис ачарга планлаштыралар.

«Рестораннарга үз хезмәтебезне: логотиплар белән төрле агач эшләнмәләр тәкъдим итәргә телибез. Миңа эшем ошый, яңа тәкъдимнәр көтәм. Агачтан тәлинкәләр һәм уенчыклар гына ясап калмыйм, шулай ук аларны ничек итеп сәнгать әсәренә әйләндерергә кирәклеген дә беләм. Әлеге вакытта эко-товарлар популяр. Аларга сорау арта һәм ихтыяҗ кимемәс дип уйлыйм», – диде Алия Нәбиуллина.

Агач белән эшләү – үзе бер ләззәт
Агач белән эшләү – үзе бер ләззәт
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: